ТӘМӘКЕ ТАРТУЧЫЛАРГА КАГЫЙДӘЛӘР ҮЗГӘРДЕ

Россия Хөкүмәте янгынга каршы режим кагыйдәләренә тәмәке тартуны, шашлык кыздыруны фатир, кунакханә һәм тулай торак балконнарында шәм яндыруны тыя торган үзгәрешләрне раслады. Бу хакта 26 сентябрьдә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәзер закон нигезендә ачык утны балконнарда һәм фатир лоджияләрендә, тулай торак бүлмәләрендә һәм кунакханәләрдә куллану тыела», — дип китерә ТАСС әңгәмәдәшенең сүзләрен.

Бу тыю 1 октябрьдән үз көченә керә дип билгеләнә. Шулай ук хөкүмәт медицина учреждениеләре һәм кинотеатрларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә карата яңа таләпләрне хуплады.

 

Хәзер кинозаллардагы сеанслар алдыннан тамашачылар янгын чыккан очракта нишләргә тиешлеге хәбәр ителәчәк, ә балалар һәм авырулар өчен палаталар, нигездә, беренче катларда урнаштырылырга тиеш булачак.

Фото: pixabay.com

tatar-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте