САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тимербаевлар гаиләсе йөгерергә ярата

Спорт сөюче Тимербаевлар гаиләсен районда белмәгәннәр сирәктер.

Рамил дә, Фирая да озак еллар инде йөгерү, чаңгы белән мавыгалар. Кызлары Исламия, Энҗе, Латыйфа да әти-әниләре үрнәгендә сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Районда узган җиңел атлетика, чаңгы ярышларында, марафон-эстафеталарда катнашмый калганнары юк аларның. Ел саен Сабантуйда да спортчылар озын дистанциягә йөгерештә катнашалар. Хезмәт урыннарын, укыган мәктәпләре данын яклап, гаилә даими рәвештә республика ярышларында призлы урыннар яулый. Шушы көннәрдә, Гаилә көне уңаеннан, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, аның урынбасары Илдар Кубиев Тимербаевларда булдылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Автор:Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев