"Теге дөнья" дан кунак (БУЛГАН ХӘЛ)
Безнең авылда Сабантуйлар бик күңелле уза. Үткәрелү урыны да мин белгәннән бирле берничә тапкыр үзгәртелде инде. Без әле укырга кергәнче үк, Сабантуй зират янындагы чирәмлектә үткәрелеп килде. Урыны начар түгел алай, үзе иркен, авылга якын гына урнашкан, җәяү генә бара торган.
Әгәр дә яңгыр-мазар ява калса, өеңә кайтып, шунда яңгыр туктаганын көтеп торып, яңадан кире килергә дә була. Безнең авыл кешеләренең дә, бәйрәмчә киенеп, матур итеп фотога төшүләре дә шул зират коймасы кырыенда була иде һәм шул чактагы бик күп фотолар сакланып та калган. Ул вакытта ир-атларның күбесе фронтовиклар, аракысыз бер генә бәйрәм дә үтми, бөтен күңеллелек шуңа корылган. Сабантуйларда да чамасыннан артык исереп, зират эченә кешеләрдән качып тагын бераз өстәп чыгар өчен, яисә берәр туганының каберен карарга кереп китеп, “адашып” йөрүчеләр дә булгалый иде. Дөрес булса, кайберәүләрнең шунда исереп егылып, кабер ташын кочаклап, төне буе йоклап чыкканнары да бар дип сөйлиләр. Бу бик матур күренеш булмаса да, авыл кешеләре арасында, телдәнтелгә күчеп, мәзәк буларак сөйләнә иде.
Без мәктәпкә кергәндә Сабантуй авылдан ерак түгел, күл буенда үткәрелеп килде һәм берничә елдан соң урманның бик матур урынында уздырыла башлады. Урман авылга якын түгел, өч чакрымлап бардыр, җәяү барып җитәрмен димә. Тик урманга җәяү йөрү инде юк — авыл кешеләрендә санаулы гына җиңел машиналар да күренә башлады, мотоцикллар да малае булган һәрбер йортта диярлек бар. Шулай ук колхоз машиналары һәм кешеләрне бәйрәмгә алып барырга махсус куелган ПАТП автобуслары йөреп тора. Сабантуйның иң күңелле үткән вакытлары да, минемчә, нәкъ шушы урманда булды. Күрше авылы белән бергәләп тә, аерым да, республиканың бик күп кунакларын җыеп, ПАТП белән берлектә дә уздырылды. Кыскасы, кунак булып дөньяның төрле почмакларыннан кемнәр генә килмәде дә, нинди генә танылган артистлар чыгыш ясамады.
Соңгы вакытларда Сабантуйны күрше авыл белән берләштереп уздыра башладылар. Күрше авылның өч әбисе, урманга баруы ерак дип тапканнар да, быелгысын (узган елгы Сабантуй турында сүз бара) ике авыл арасындагы межада оештырганнар. Ярар, хәерлегә булсын, барып карыйк әле яңа җиргә, яңа Сабантуй күрергә.
Их, безнең бабай (җәмәгатьнең әтисе) ярата иде инде ул Сабантуй бәйрәмнәрен! Иртән-иртүк мунча ягып кереп, ап-ак майкаларын киеп куяр иде дә, кайчан барабыз инде бәйрәмгә дип, сабыйлар кебек, сабырсызланып йөрер иде. Ни кызганыч, быел бабай да юк арабызда, шуңа күңел дә бераз китек сыман. Межа буена авылны чыгып сулга борыласы да, зират кырыеннан үтеп, асфальт юл буйлап барасы. Быел әле зиратка кергән юк, шуңа күрә, юл өсте булгач, Сабантуйга барышлый бабайның кабере янына кереп, дога кылып чыгарга да уйладык. Бала-чагалар белән оешып, олы-чагаларны машинага төягәнче, вакыт шактый гына узып та киткән, Сабантуйның башлану сәгате дә килеп җиткән. Шулай булгач, зират тагын көтеп тора инде, барганда кереп булмый, бәйрәмнән кайтканда берәр җаен табарбыз әле.
Зират кырыеннан асфальт юлдан чыжлап үтеп тә киттек. Әйе, тагын каберләр арткан монда. Әле быел кыш көне иптәш малай Илнурның да Сания исемле апасын алып кайтып җирләгәннәр, чагыштырмача яшь иде әле, илле бише дә яңа гына тулган булгандыр. Миңа бу хәбәрне энекәш чылтыратып әйткәч, бик кайгырдым ул апа өчен, ни дисәң дә, үзен дә, ирен, балаларын да бик яхшы беләм. Сания апалар бездән ерак булмаган шәһәрдә яши, бер язгы каникулда Илнур белән аларга кунакка да барган булды. Шундый әйбәт апа инде, гаиләсе дә үрнәк. Илнурның Зифа исемле олы апасы да шул ук шәһәрдә яши, аларга да кереп чыгасы идек, тик өйдә генә булмадылар.
Ярар, сүз башы Сабантуй иде бит әле, әллә нинди күңелсез уйларга кереп кителде бәйрәмгә барганда. Урыны яңа булса да, болай күңелле генә оештырганнар, сүз әйтеп, тел тидерерлек түгел. Үзебезнең дә яшь чаклар узып барса да, инде бәйрәмгә оныклар белән килсәк тә, Сабантуй Сабантуй инде ул, безнең балачактан ук канга сеңеп калган, иң зур һәм күңелле бәйрәм.
Сабантуйны көтеп алу гына озак бит аны, менә төгәлләнүгә таба да бара, кайберәүләр инде җыенып кайтыр юлга да кузгалдылар. Безнекеләр дә әйберләрен җыештырып калдылар, мин көйсезләнергә уйлый башлаган оныкны күтәреп, машинага таба киттем. Кайчан киләләр инде безнекеләр, тизрәк кайтып китәргә иде бит дип торганда: “Марат, син авылга кайтмыйсыңмы? Машинаңда урының булса, минем дә кайтасы бар иде”, — дип, каршыма зур кара күзлек кигән Сания апа килеп басты. Килеп басты дип әйтергә генә ансат, быел кышын гына вафат булган кеше ничек йөрергә мөмкин монда?! Минем тез буыннары калтырап кую гына түгел, организмның бөтен күзәнәкләре чымырдады. Тукта әле, комсомолда тәрбияләнгән башың белән, төрле ырым-шырымнарга ышанып йөрмә әле син, ныклабрак кара әле, бәлки ялгышасың гынадыр, бу зур күзлек артында башка кешедер. Алай дисәң, тавышы да нәкъ шуныкына охшаган, әкрен генә минем хәлләрне, гаиләне, әнинең хәлләрен сораша башлады бу. Мин аптырауның теге ягында, ни дип әйтергә дә белмичә, тораташ булып басып тик торам. Ыкмык килеп шул дежур сүзләр белән генә җавап кайтарам, үзем тизрәк моннан качу ягын чамалыйм. Сания апа мине үзен танымый дип уйлады бугай, кара күзлеген салды. Шулвакыт минем күңелдә бераз гына өмет катыш булган теге шик бөтенләй юкка чыкты: тучны шул бит бу, гөнаһ шомлыгы! Хәзер моңардан ничек тә качып китү ягын уйларга кирәк, чабып китәргә хәлем дә юк ичмасам. Шунда үзүземне кулга алырга тырышып: “Кайтышлый зиратка да кереп чыгасы бар әле”, — дидем моңа тотлыга-тотлыга, авылга туры кайтмаганымны аңлатып. Шунда Сания апаның җавабы мине бөтенләй үтерде дә куйды: “Бәй, миңа да шунда инде”, — диде бу. Уф, Аллам, бүген шушы оныклар хакына исән калсаммы, яши белер идем дөп-дөрес итеп. Ярар, беткән баш беткән инде монда хәзер, берни эшләп булмый. Мин дә Сания ападан: “Ирең ничек, балалар башлы-күзлеме?” — дип сораша башладым. Әкрен генә сөйли бу миңа: “Барысы да әйбәт кенә, исән-саулар, менә Зифа апа гына үлеп китте бит әле”. Шунда гына миңа бераз җан керә башлады, менә бит хикмәт нидә икән, Илнурнын Зифа апасы үлгән булып чыга бит монда (анысы да бик кызганыч, әлбәттә). Ә Сания апасы исән-сау, Сабантуйга кунакка кайткан да, менә минем каршымда басып тора.
Бәйрәмнән кайтып, бераз җан керә башлагач, энекәшкә чылтыраттым: “Нишләп син миңа исән кешене үлгән дип әйттең? Илнурның Зифа апасы үлгән икән бит, Сания апасы белән бүген генә Сабантуйда очраштым”, — дидем. Җавабы бик кыска булды моның: “Какая разница, мин бит аларны аермыйм”. Сиңа бәлки әллә ни зур аерма түгелдер дә, менә мин генә чүт “теге дөнья” белән бу дөньяның аермасын күрми калдым, мин сиңа әйтим, Алла гына саклады.
-
22 февраль 2019 - 15:38Җәлил 2 нче санлы мәктәбендә укучылар "Аҗаган" уйнадылар 21 февраль көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды.8000
-
22 февраль 2019 - 14:21Фотобәйгебез җиңүчесе билгеле булды Хөрмәтле дуслар! Ватан сакчылары көне уңаеннан игълан ителгән “Чын ир-егет” фотобәйгебезгә йомгак ясар вакыт җитте.37100
-
22 февраль 2019 - 11:45Халыкара туган тел көне уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар үтте Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә багышланган чара үтте.4400
-
22 февраль 2019 - 11:00Җәлил мәктәбе укучылары Яшь армиячеләр сафларына кабул ителделәр 20 нче февральдә Җәлил икенче урта мәктәбе укучылары өчен Яшь армиячеләр сафына керү тантанасы узды.10900
-
22 февраль 2019 - 10:31Карашай-Саклау мәктәбендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Карашай-Саклау авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәптә "Тел күрке - сүз" дип исемләнгән чара үткәрделәр.8900
-
22 февраль 2019 - 09:17Сарайлы балалары Муса Җәлилне искә алдылар Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.17500
-
22 февраль 2019 - 08:25Чын ир-егетне ачыклыйбыз, хөрмәтле дуслар Тавыш бирүне башлыйбыз “Чын ир-егет...” бәйгебезгә нәтиҗә ясар вакыт җитте, хөрмәтле дуслар.486019
-
21 февраль 2019 - 16:53“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №14 - Нигъмәтҗанов Искәндәр Өч ел дәвамында Балтыйк флотында хәрби хезмәтен үтәгән (118 Охрана Водного района Балтийского флота 60141 ВЧ).198019
-
21 февраль 2019 - 16:45“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №13 - Рамил Гареев Рамил Гареев Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 55 нче янгын сүндерү частендә 20 ел эшлэп, хезмәт барышында бик күпләрне янгыннан коткарып, өлкән прапорщик дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга.272020
-
21 февраль 2019 - 16:32“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №12-Раушан Нуриев Сарман районы Куҗак авылыннан Раушан Нуриев.166015
-
21 февраль 2019 - 15:12“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №11 - Айнур Закиров Татар солдатлары элек электән үк үзләренең кыюлыклары, батырлыгы һәм көче белән дан тотканнар. Алар һәрвакыт Ватанын, гаиләсен сакларга әзер булганнар.223024
-
21 февраль 2019 - 14:59“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №10 - Илнур Шәйхзадин Сарман авылыннан Илнур Шәйхзадин.219015
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.199500
-
25 гыйнвар 2019 - 13:34"Адам белэн хава" с Гузель Уразовой | Запись с телеканала ТНВ
-
23 гыйнвар 2019 - 14:17Больная раком мать из Татарстана: «Не бросайте моего сына!» Подробнее: https://sntat.ru/obshchestvo/bolnaya-rakom-mat-iz-tatarstana-ne-brosayte-moego-syna-/
-
22 февраль 2019 - 11:19
-
20 февраль 2019 - 16:15Районда эшмәкәрләр конференциясе уздыКече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары район икътисадына күпме өлеш кертә, аны үстерүнең нинди юллары бар, эшмәкәрлеккә кагылышлы законнарда үзгәрешләр нидән гыйбәрәт – бүген эшмәкәрләрнең район конференциясендә шушылар һәм эшмәкәрлеккә кагылышлы башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.35301
-
31 гыйнвар 2019 - 08:43
-
24 гыйнвар 2019 - 09:28
-
7 гыйнвар 2019 - 16:21Реклама хокукларында. Арзан бәядән сарыклар сатыла Арзан бәядән сарыклар сатыла.
-
22 февраль 2019 - 15:38Җәлил 2 нче санлы мәктәбендә укучылар "Аҗаган" уйнадылар 21 февраль көнне Җәлил икенче урта мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды.8000
-
22 февраль 2019 - 14:21Фотобәйгебез җиңүчесе билгеле булды Хөрмәтле дуслар! Ватан сакчылары көне уңаеннан игълан ителгән “Чын ир-егет” фотобәйгебезгә йомгак ясар вакыт җитте.37100
-
22 февраль 2019 - 11:45Халыкара туган тел көне уңаеннан Илексаз мәктәбендә төрле чаралар үтте Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә багышланган чара үтте.4400
-
22 февраль 2019 - 11:00Җәлил мәктәбе укучылары Яшь армиячеләр сафларына кабул ителделәр 20 нче февральдә Җәлил икенче урта мәктәбе укучылары өчен Яшь армиячеләр сафына керү тантанасы узды.10900
-
22 февраль 2019 - 10:31Карашай-Саклау мәктәбендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Карашай-Саклау авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәптә "Тел күрке - сүз" дип исемләнгән чара үткәрделәр.8900
-
22 февраль 2019 - 09:17Сарайлы балалары Муса Җәлилне искә алдылар Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлем белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз.17500
-
22 февраль 2019 - 08:25Чын ир-егетне ачыклыйбыз, хөрмәтле дуслар Тавыш бирүне башлыйбыз “Чын ир-егет...” бәйгебезгә нәтиҗә ясар вакыт җитте, хөрмәтле дуслар.486019
-
21 февраль 2019 - 16:53“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №14 - Нигъмәтҗанов Искәндәр Өч ел дәвамында Балтыйк флотында хәрби хезмәтен үтәгән (118 Охрана Водного района Балтийского флота 60141 ВЧ).198019
-
21 февраль 2019 - 16:45“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №13 - Рамил Гареев Рамил Гареев Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 55 нче янгын сүндерү частендә 20 ел эшлэп, хезмәт барышында бик күпләрне янгыннан коткарып, өлкән прапорщик дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга.272020
-
21 февраль 2019 - 16:32“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №12-Раушан Нуриев Сарман районы Куҗак авылыннан Раушан Нуриев.166015
-
21 февраль 2019 - 15:12“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №11 - Айнур Закиров Татар солдатлары элек электән үк үзләренең кыюлыклары, батырлыгы һәм көче белән дан тотканнар. Алар һәрвакыт Ватанын, гаиләсен сакларга әзер булганнар.223024
-
21 февраль 2019 - 14:59“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №10 - Илнур Шәйхзадин Сарман авылыннан Илнур Шәйхзадин.219015
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.199500
-
21 февраль 2019 - 14:14Әлмәт мәктәбе укучылары кабатланмас бәйрәмнәренең берсен үткәрделәр + ВИДЕО Бүген Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары кабатланмас балачак иленең иң матур бәйрәмнәреннән берсе булган Әлифба бәйрәмен уздырдылар.15001
-
21 февраль 2019 - 12:30“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №9 - Салихов Илнур Салихов Илнур Инсаф улы 2002-2004 елларда Ингушетиядә хезмәт итә.274043
-
21 февраль 2019 - 12:00“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №8 - Сәетшин Илназ Сарман авылыннан Сәетшин Илназ.3430100
-
21 февраль 2019 - 11:30“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №7 - Хәйруллин Наил Хәйруллин Наил Ленар улы. 2017- 2018 елда Мәскәү өлкәсенең Сергиев посадтагы хәрби частендә хезмәт иткән.17109
-
21 февраль 2019 - 11:00“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №6 - Талипов Марат Талипов Марат Рафис улы. Чураш авылы егете. 1987-1988 елларда Әфган сугышында катнашкан. Озак еллар Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы ЮХИДИ җитәкчесе булып эшләде.229013
-
21 февраль 2019 - 10:42Эшче төркем киңәште Кичә район тпрокуратурасы каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышы үткәрелде.26601
-
21 февраль 2019 - 10:00Күтәмәле укучыларының мәшәкатьле көннәре 9 сыйныф укучыларының мәшәкатьләре шактый күп. Аларны төп дәүләт имтиханнарыннан тыш һөнәр сайлау мәсьәләсе дә борчый.27900
-
21 февраль 2019 - 09:00Сарманлыларга март ае өчен намаз вакытлары 2019 ел Март аена намаз вакытлары 1440 ел .22700
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.39400
-
20 февраль 2019 - 17:15“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №5- Гайнетдинов Газинур Әлмәт авылыннан Гайнетдинов Газинур Марат улы.18806
-
20 февраль 2019 - 16:15Районда эшмәкәрләр конференциясе узды Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары район икътисадына күпме өлеш кертә, аны үстерүнең нинди юллары бар, эшмәкәрлеккә кагылышлы законнарда үзгәрешләр нидән гыйбәрәт – бүген эшмәкәрләрнең район конференциясендә шушылар һәм эшмәкәрлеккә кагылышлы башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.35301
-
20 февраль 2019 - 15:01Яңа Әхмәт авылында яшәүче Гыйльфанова Әфтәт Вагыйз кызына бүген 90 яшь тулды Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләкләре тапшырды.27502
-
20 февраль 2019 - 13:56“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №4 -Кашапов Зөбәер Кашапов Зөбәер Илгизәр улы. 1990-1992 елларда Амур өлкәсенең Райчихинск шәһәрендә чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән.287010
-
20 февраль 2019 - 10:38“Чын ир-егет” - бәйгебезнең чираттагы катнашучысы №3 - Хаҗиев Фаиз Хаҗиев Фаиз Мөхәммәтгаяз улы 1982-1985 елларда Ерак Көнчыгышта, Шимановск шәhәрендәге 2074 нче хәрби частьнең 1нче «Кузнецово» заставасында хезмәт итә.331029
-
20 февраль 2019 - 10:18Районда кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылды. Узган ялларда 15,16,17 февральдә районда тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларында юл иминлеген тәэмин итү буенча комплекслы профилактик чаралар уздыру дәвам итте.17000
-
20 февраль 2019 - 09:0324803
-
19 февраль 2019 - 17:35Җәлилдә Дамир абыйга багышланган конференция үткәрелде Бүген Җәлил поселогының икенче санлы урта мәктәбендә бөтен гомерен туган ягы Сарманга багышлаган якташыбыз – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Россия Федерациясе гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Язучылар берлеге әгъзасы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.53303
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.74400
-
19 февраль 2019 - 15:28“Чын ир-егет” - бәйгебезнең беренче катнашучысы билгеле булды Өлкән сержант Игорь Бормотин.415019
-
19 февраль 2019 - 14:19Генерал-майор якташларын сагынып кайткан Якташыбыз, Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендәге 473нче кече белгечләр әзерләү буенча уку үзәге командиры, генерал-майор Галимуллин Әнвәр Фәүиз улы Сарман гимназиясендә укучыларны яшь армиячеләр сафына алу тантанасында катнашты.50100
-
19 февраль 2019 - 13:39142 килограммга ябыккан Кытайда иң авыр гәүдәле кеше – Ван Хаонань 142 килограммга ябыккан. Моңа кадәр аның авырлыгы 334 килограмм булган!23400
-
19 февраль 2019 - 10:21Бүген сарманлылар айның иң зур чагын күзәтә алалар Бүген райондашлар супер-ай, ягъни аның елда иң зур булган вакытын күрә алачаклар.14400
-
19 февраль 2019 - 10:10Сарман гимназиясе укучылары яшь армиячеләр сафына бастылар Бүген Сарман гимназиясендә укучыларны яшь армиячеләр сафларына алдылар.19801
-
19 февраль 2019 - 09:18Ремонт вакытында газ торбасын суүткәргечкә ялгаган ир-ат, күршеләрен газсыз калдырган+ВИДЕО Бу вакыйга узган пәнҗешәмбе Мәүлетов урамындагы 17нче йортта булган.20900
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.38200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Сарман
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47640 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабирова Альбина Ашрафулловна
Адрес редакции: 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д.17
Телефон редакции: (85559) 2-40-31
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика