Татарстанның иң сәләтле 200 укучысы махсус грант иясе булачак
Мәгариф

Татарстанның иң сәләтле 200 укучысы махсус грант иясе булачак

Татарстанда 200 мәктәп укучысы 69 мең сумлык грант иясе булачак.

Мондый стимуллаштыру түләүләре 5–11 сыйныф укучылары өчен «Физика-химия нигезләрендә алгарыш» (Физико-химический прорыв) проектында каралган.

Грантлар физика, химия яки биология фәннәрен актив һәм уңышлы үзләштерүче балаларга биреләчәк. Барлык грант алучылар өч категориягә бүленгән:

 * 5–6 сыйныфлардан — 50 кеше;

 * 7 сыйныфлардан — 30 кеше;

 * 8–11 сыйныфлардан — 120 кеше.

Конкурс нигезендә сайлап алуны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырачак. Мөһим шарт: соңгы ике уку елында әлеге фәннәр буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабында һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар грантка дәгъва итә алмый.

 

📸Рәсем ясалма интеллект ярдәме белән генерацияләнде.


Нет комментариев