Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең барлык укучылары «Батарейканы тапшыр — планетаны сакла» экологик акциясендә актив катнашты. Балалар кулланылыштан чыккан батарейкаларны өйләреннән җыеп китерделәр.
Кулланылган батарейкалар II класслы куркыныч калдыкларга керә. Белгечләр билгеләп үткәнчә, алар составындагы авыр металллар туфракны һәм җир асты суларын агуларга сәләтле, шуңа күрә мондый калдыкларны гадәти чүплеккә ташларга ярамый. Мәктәп балалары аларны алга таба хәвефсез утильләштерү өчен махсус контейнерга урнаштырдылар.
Мондый чаралар балаларда кечкенәдән үк экологик мәдәният, үз сәламәтлекләренә һәм тирә-як мохиткә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияли. Ләке укучылары райондашларны да табигатьне бергәләп сакларга һәм калдыкларны дөрес тапшырырга чакыра.
Нет комментариев