САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның Кара китабы әзерләнә

Татарстанның Кызыл китабы барлыгын һәм аңа юкка чыгу куркынычы янаган үсемлекләр кертелүен һәркем беләдер.

 

Ә менә аңа капма-каршы, ягъни бөтен дөньяны басып, башкаларны кысрыклаучы үсемлекләр турындагы Кара китап чыгарырга әзерләнүләрен беләсезме? Бу эшкә Казан федераль университеты доценты Вадим Прохоров алынган. «Татар-информ» агентлыгы корреспондентына биргән әңгәмәсендә ул республикада нык үрчегән, башкаларны кысрыклаучы «паразит» үсемлекләрне санаган. Араларында әйләнә-тирә фауна өчен генә түгел, кешеләр өчен зыянлылары да бар. Мәсәлән, амброзия дигән үсемлек бик көчле аллергия китереп чыгара. Бәхеткә, ул безнең район территориясендә үсми. Ә менә Америка өрәңгесе бөтен дөньяны басты. Прохоров та аны хәзер бетерү мөмкинлеге юк дип саный, чөнки бер баштан кисеп бетерүгә, ул икенче баштан яңадан үсеп чыга. Бу өрәңге үскән җирдә, азык чылбыры өзелеп, кошлар гына түгел, хәтта бакалар да юкка чыга, ди китапны төзүче. Бәлки, берәр заман аны юк итү җаен табарлар.

Реклама

Энҗимә Габдрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X