САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Татарстанда "Игътибар – балалар!" акциясе старт алды

2013 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр республикабызда "Игътибар - балалар!" традицион профилактик акциясе үтәчәк. Акция кысаларында балалар белән бәйле булган юл һәлакәтләрен киметер өчен төрле чаралар узачак. Шуны әйтеп китергә кирәк: җәйнең ике аенда республика юлларында 8 баланың гомере өзелгән. Ни генә әйтсәң дә, җәй - балаларның юллардагы иминлеге...

2013 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр республикабызда "Игътибар - балалар!" традицион профилактик акциясе үтәчәк. Акция кысаларында балалар белән бәйле булган юл һәлакәтләрен киметер өчен төрле чаралар узачак.

Шуны әйтеп китергә кирәк: җәйнең ике аенда республика юлларында 8 баланың гомере өзелгән. Ни генә әйтсәң дә, җәй - балаларның юллардагы иминлеге өчен иң куркыныч чор. Фаҗигалар кабатланмасын өчен, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үтә дә сак булулары кирәк. Җәйге ял урыннарыннан кайтып җитмәүчеләр шулай ук юлларда игътибарлы булсыннар иде. Унике яшькә кадәрле балаларны йөрткәндә, иминлек каешларын кулланыгыз. Балаларны күзәтүчесез калдырмагыз. Ә техника йөртүчеләрдән тизлек режимын саклаулары сорала.

Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев