САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан шәһәрләрендә 63 мең видеокүзәтү камерасы эшли

Бүгенге көндә Казанда җәмәгать урыннарында 2 меңгә якын видеокамера эшли, 12 меңгә якыны күп фатирлы торак йортларда урнаштырылган.

Татарстан Республикасында 63 мең видеокүзәтү камерасы эшли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте. «Хәзер Татарстанда 63 мең камера эшли. Шуларның 20 меңеннән онлайн-форматта файдаланып була. Эш дәвам итә, камера саны арта бара. Без Кытай тәҗрибәсен күзәтәбез, анда камералар куллану проценты безнеке белән чагыштырганда берничә тапкыр югарырак», — диде Яковлев. Калган камералар контрольдә һәм исәптә тора. Аларның хуҗалары билгеле, кирәк булганда, билгеле бер урын буенча камера архивын соратып алырга була. Күп фатирлы йортларда урнаштырылган видеокамераларда ул җиде көн, җәмәгать урыннарындагы камераларда архив 30 көн дәвамында саклана. «Бүгенге көндә Казанда җәмәгать урыннарында 2 меңгә якын видеокамера эшли. Моннан тыш, видеокамералар күп фатирлы торак йортларда да эшли, Казанда алар 12 меңгә якын», — диде спикер. 

Фото: Архив

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев