САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелүче түләүләргә 13 мең гариза алды

Татарстан Республикасы Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелүче түләүләргә 258,7 млн. сумлык(район буенча 2161 мең сумлык) 13 меңгә якын (район буенча 109) гариза алды. Бер тапкыр түләүләр 2015 елда экономиканың үсешен һәм социаль стабиллелеген тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планында каралган иде. Агымдагы елның 20 апрелендә кабул...

Татарстан Республикасы Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелүче түләүләргә 258,7 млн. сумлык(район буенча 2161 мең сумлык) 13 меңгә якын (район буенча 109) гариза алды. Бер тапкыр түләүләр 2015 елда экономиканың үсешен һәм социаль стабиллелеген тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планында каралган иде.

Агымдагы елның 20 апрелендә кабул ителгән канун нигезендә агымдагы елның 31 декабрен кертеп ана капиталы сертификатына ия булган барлык кешенең дә 20000 сум күләмендә бер тапкыр түләүләр алу мөмкинлеге бар.

«Республика Пенсия фонды территориаль органнары гражданнардан май аенда ук гаризалар җыя башлады. Гаризаларны киләсе елның 31 мартына кадәр бирергә була» дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов.

Программа эшли башлаганнан бирле Татарстан Пенсия фонды булекчәсе тарафыннан 181 меңнән артык (Сарман районы буенча 1800) сертификат бирелсә, шуның яртысы(район буенча 1045) тулысы белән файдаланылган.

Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелүче түләүләр белән Россия Федерациясе территориясендә яшәүче сертификат алган яисә 2015 елның 31 декабренә кадәр аны алачак, акчаларын файдаланып бетермәгән гаиләләр файдалана ала. Бу мөмкинлектән файдаланырга теләүчеләргә 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча Пенсия фондына гариза бирергә кирәк.

Гаризаны Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ана капиталы сертификатына ия гражданнар яза ала.

Гаризада СНИЛС номерын, ана капиталы сертификатының сериясе һәм номерын күрсәтергә кирәк. Шулай ук узең белән шәхесеңне раслаучы документ, ике ай эчендә 20000 сум яки аннан кимрәк сумма күчәрлек счет реквизитлары булган документ булырга тиеш. Гаиләләр бу акчаларны көндәлек кирәк-яракка тота алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев