2026 елда Татарстанда глэмпинглар һәм экоотельләр төзү өчен 219,7 млн сум акча каралган. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Акчалар «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектының «Номерлар фондын, инфраструктураны һәм яңа җәлеп итү нокталарын булдыру» федераль проекты кысаларында бүлеп бирелә.
Финанслау ике чыганактан торырга тиеш: 160,4 млн сум – федераль бюджеттан, 59,3 млн сум исә Татарстан бюджетыннан юнәлтеләчәк.
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, бу чаралар төбәктә кунакханә номерлары санын арттырырга һәм табигый-туристик зоналарга туристлар агымын көчәйтергә ярдәм итәчәк.
Нет комментариев