САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан балыкчылары интернетта төркем оештырачаклар

Татарстан балыкчылары интернетта браконьерларга һәм хокук бозучыларга каршы төркем оештырачаклар.

(Сарман, Зөлфия Шәрипова, "Сарман-информ") . Республиканың спортсмен-балыкчылары мессенджерларда Татарстан елгаларында экологик законнарны бозучыларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән төркем оештырырга тәкъдим иттеләр. Алар республиканың Экология министрлыгының опертөркеме белән тыгыз элемтәдә эшләргә уйлыйлар. Бу хакта Андрей Кузьминның республика экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән әңгәмәсе вакытында билгеле булды.
- Без балык тоту буенча федераль агентство, инспекция белән эшлибез һәм “Ятьмәләргә каршы” дигән аерым төркем оештырдык. Битараф булмаган гражданнар аңа экология турындагы законнарны бозучыларның реаль координаталарын җибәрәләр. Төркемдә балык тоту буенча федераль агентство, инспекция хезмәткәрләре дә бар. Алар урынга ике-өч сәгать эчендә барып җитәләр, закон бозуны теркиләр һәм мәгълүматны тиешле органнарга тапшыралар. Без сезнең хезмәткәрләр белән дә шундый ук төркем оештырырга телибез. Без – балык тотучы-спорстменнар елгаларыбызда, чыннан да, булсын дип тырышабыз, - диде балыкчы-спортсмен, спорт мастерлыгына кандидат Андрей Ферафонтов республиканың экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриковка.
Министр үз чиратында хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде. Аның белән әңгәмәне “Вакыйгалар” сайтында укый аласыз. Видеоверсияне YouTube та «Татар-информ» каналында карарга мөмкин. Телевизион вариантны исә тамашачылар «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» тапшыруында шимбә көнне 18.30 һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алалар.

ФОТО:архив Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев