Татарстан ата-аналары мәктәпләрдә төшке ашның салкын һәм тәмсез булуына зарлана

Кулланучы хокукларын яклау идарәсе Казаннан һәм республиканың башка шәһәрләрендә балалар туклануын оештыру турындагы 54 мөрәҗәгатьне караган.

Татарстан ата-аналары мәгариф оешмаларында төшке ашларның салкын һәм тәмсез булуыннан зарланган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мөрәҗәгатьләрнең күбесе балаларга салкын һәм тәмсез ризыклар бирү буенча”, - диелгән ведомство матбугат хезмәтендә.

 

Белгечләр эш барышында кайнар элемтә буенча килгән 54 мөрәҗәгатьне караган. Алар Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм Зәй районнарыннан кергән.

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре тиешле чаралар күргән. Мәгариф оешмалары һәм учреждение җитәкчеләренә язма рәвештә хилафлыклар факты турында хәбәр ителгән, кимчелекләрне бетерү буенча киңәшмәләр уздырылган, ашханә хезмәткәрләрен укыту семинарлары оештырылган.

Фото: https://pixabay.com | Wokandapix

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    5 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша