САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танылган җырчы Валентина Легкоступова вафат

11 августа ул башы имгәнеп хастаханәгә эләккән иде.

Россиянең атказанган артисткасы Валентина Легкоступова бүген көндез үлгән. Бу турыда РИА Новости җырчының кызына сылтама белән хәбәр итте.

Мәрхүмәнең кызы Анетта Бриль шул хакта инстаграмда язган. «Бүген 15.30 сәгатьтә дөньяда иң яхшы әни вафат булды», — дип яза ул.


Россиянең атказанган артисты, «Ягода-малина» хитын башкаручы 54 яшьлек җырчы Валентина Легкоступова комада ятуы 11 августта билгеле булды. Аны Мәскәүдәге хастаханәгә авыр хәлдә китергәннәр. Ул бик каты имгәнгән булган, дип язган идек. 

Валентина Легкоступова — эстрада җырчысы. Беренче тапкыр сәхнәгә 1985 елда чыга. Ул тамашачыга «Ягода-малина» җыры белән таныла.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев