САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын бер югалту

.

2020 ел халкыбызның шактый күренекле шәхесләрен алып китте.

Танылган әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нашир Мөдәррис Вәлиевнең вафат булуы хакында хәбәр килде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт сөйләгән.

«Ул озакка сузылган авырудан соң 67 яшендә үлде. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – диде Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

Мөдәррис Вәлиевне кичә соңгы юлга озаттылар. Мөдәррис Вәлиев, Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби псевдонимы Салих Маннапов, 1953 елның 30 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы Яңа Камка) – әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь. Филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил, Җ. Вәлиди, Г.Р. Державин исемендәге премияләр лауреаты. 1983 елдан ССРБ (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев