САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Супермаркетта сатыла торган җиләкләр эчендә энә табылган

Бер ир-ат баласына ризык әзерләгән вакытта җиләк эчендә тегү энәсе күреп алган.

Австралиядә супермаркеттан сатып алынган җиләк эчендә тегү энәсе тапканнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Бер ир-ат олы кызын мәктәпкә әзерли. Ул балага ашарга җыеп бирмәкче була. Шул чакта ул супермаркеттан сатып алган җиләк тартмасын ача һәм җимешләр эчендә тегү энәләрен күреп ала. 

Полиция версиясе буенча, җиләк эченә энәләрне махсус тыккан булулары ихтимал. Супермаркет администрациясе дә тикшерү эшләре башлаган. Ләкин кибеттәге башка азык-төлек эчендә чит предметлар табылмаган. Хәзер бу кибет җиләк сатуны туктатып торган.

Квинсленд штаты полициясе тикшерү эшләрен дәвам итә.

Реклама

Моңа кадәр 2018 елда Австралиядә яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр эчендә энә табылу очрагы булган иде. Ул вакытта җиләк эчендә энә табылуга зарланып 230 кеше мөрәҗәгать итә. Тикшерү эшләреннән соң 50 яшьлек хатынны тоткарлыйлар. Ул фермаларның берсендә эшләгән, диелә бу хәбәрдә.

Былтыр Австралиянең алты штатында чи җиләк-җимеш эчендә тегү энәләре һәм булавкалар табылган, дип язган идек.

 

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X