САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

СТРОЙГА БАСАРГА ӘЗЕР ТОР!

12 ноябрь көнне район Советында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Аны муниципаль район башлыгы Н.Закиров алып барды һәм утырыш эшенә йомгак ясады. Көн тәртибендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш нәтиҗәләре һәм көзгесенә әзерлек, укыту учреждениеләрендә гражданнарны хәрби хезмәткә хәзерләү, егетләрне физик яктан ныгыту, хезмәткә чакырылучыларга медицина күзәтүе уздыру мәсьәләләре...

12 ноябрь көнне район Советында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Аны муниципаль район башлыгы Н.Закиров алып барды һәм утырыш эшенә йомгак ясады. Көн тәртибендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш нәтиҗәләре һәм көзгесенә әзерлек, укыту учреждениеләрендә гражданнарны хәрби хезмәткә хәзерләү, егетләрне физик яктан ныгыту, хезмәткә чакырылучыларга медицина күзәтүе уздыру мәсьәләләре каралды.Дашгын ГасаноВ, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы:

- Гражданнарның хәрби хезмәткә чакырылуы - дәүләт алдындагы бурычлары. Илнең оборонага сәләтлелеге һәм куркынычсызлыгы аны ничек үтәүгә бәйле. Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш вакытында район хәрби комиссариаты Федераль законга һәм чакырылыш уңаеннан чыккан Президент фәрманнарына, РФ оборона министры приказына, РФ Хөкүмәте карарына таянып эш йөртте. Барлык эшләр дә район Башкарма комитеты, район эчке эшләр бүлеге, миграция хезмәте, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре белән берлектә аерым план нигезендә башкарылды. Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясендә һәр граждан индивидуаль каралды, һәм һәр кеше буенча коллегиаль карар чыгарылды. Барлыгы 212 граждан чакырылып, шуның 201е комиссия каршына килде. Шуларның 89ы хәрби хезмәткә яраклы, 60ы - аз күләмле чикләүләр белән яраклы, 43е - чикле күләмдә яраклы, 6сы - вакытлыча яраксыз, 3се гомумән яраксыз дип табылды. 54 кешенең хәрби хезмәткә чакырылуы төрле сәбәпләр аркасында кичектерелде. 54 егет хәрби бурычларын үтәргә алындылар. Моннан тыш хәрби белгечлеккә ия 4 кеше, "ВС" категорияле машина йөртү таныклыгы булган 41 кеше хезмәткә алынды. Шунысы борчуга сала: хезмәткә чакырылучылар арасында җинаять җаваплылыгына тартылганнар шактый. Аларның саны - кимү ягына түгел.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга медицина күзәтүе җитәкчелек итүче документлар нигезендә уздырылды, көндәлек мониторинг алып барылды. Барлыгы 156 кешенең сәламәтлек торышы тикшерелде.

Эчке эшләр бүлеге белән берлектә хәрби хезмәттән качарга тырышучы 56 гражданны китертү тәэмин ителде. Аларның качып йөрү сәбәпләре булып, моның өчен җаваплылыкка тартылу каралганлыгын белмәү, хәрби хезмәттән курку, мораль яктан әзерлексез булу, начар физик хәзерлек тора. Аграр көллият базасында һәм Түбән Кама шәһәрендә ДОСААФ линиясе буенча хәрби-хисап белгечләре, хәрби машина йөртүчеләр әзерләнә. Андый гражданнар - хәрби хезмәткә ныклы хәзерлекле.

Хәрби хезмәткә чакырылганнар өчен үзәкләштерелгән тәртиптә РФ Оборона министрлыгының Бердәм хисап үзәге ачылган. ВТБ-24 банкы картасына, килешүләр нигезендә, хәрбиләргә исәп-хисап ясала.

Бүгенге көндә көзге чакырылышка әзерлек эшләре бара. Комиссиянең эшләү графигы булдырылган, табиблар белән инструкторлык-методик шөгыльләр үткән, хәрби хезмәткә чакырылучыларның исемлекләре төзелгән, алар белән төрле чаралар уздырыла. Сентябрь аеннан өйрәнү, күзәтү, тикшерү эшләре башланган. 421 кеше медкомиссия үтәргә тиешле дип табылган һәм аларга хәбәр ителгән. 347 кеше килгән, 74е - килмәгән, 100 кеше повестка алган. Чакырылыш буенча эшләр авыл җирлекләре белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Янурыс, Ләке, Яңа Имән, Иске Кәшер авыл җирлекләре эшчәнлеге уңай яктан билгеләүгә лаек.

Зөлфия Гыйләҗева, мәгариф бүлеге начальнигы:

- Укучыларны хәрби хезмәткә хәзерләү мәгариф бүлеге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Районда 24 гомумбелем бирү учреждениесе булып, шуларның 11е - урта белем бирә, һәм аларда хәрби хезмәткә хәзерлек бара. Барлык мәктәпләрдә дә ТИН кабинетлары, тир яки пневматик мылтыктан ату күнекмәләре уздыру өчен махсус урын булдырылган, спорт мәйданчыклары бар. Хәрби хезмәт нигезләрен тиешле белемле укытучылар алып бара. Ведомствоны максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында сәламәтлеккә йогынты ясаучы мәктәпләр челтәре киңәя. 8 мәктәп бронза дәрәҗәгә ия, 9ы - көмешкә. Җәлил икенче номерлы мәктәбе алтын дәрәҗәне яклады. Шул юнәлештә ел саен "Сәламәтлек театрлары" конкурслары уздырыла. Республика күләмендә уңышлар бар. Хәрби хезмәткә хәзерлек системасында физик тәрбия дәресләре һәм спорт белән шөгыльләнү мөһим роль уйныйлар. Быелгы уку елыннан бу фәннән сәгатьләр саны артты. Мәктәпләрдә даими рәвештә 900 укучы шөгылен үз эченә алган 60 төр спорт түгәрәге һәм секцияләре эшли. Районда 8 хоккей корты бар. Кадет класслары да әлеге юнәлештә эшлиләр. Сарман гимназиясендә 15 укучы белем ала. Хәрби-патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейларының әһәмияте зур. Һәр мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесендә туган якны өйрәнү музее бар. Дәүләт символикасы, ТР һәм РФ Президентлары портретлары, милли костюмнар кигән курчаклар, тематик альбомнар, үзешчән сәнгать атрибутлары урнаштырылган аерым почмаклар ясалган. Мәктәпләрдә барлыгы 12 музей һәм Хәрби Дан почмагы бар. Мортыштамак мәктәбе музее ТР Милли музее филиалы буларак эшли. Ләшәү-Тамак мәктәбе музеенда 5,5 меңнән артык экспонат исәпләнә. Мәктәпләрдә хәрби-патриотик юнәлештәге төрле конкурслар, эстафеталар, китап күргәзмәләре, олимпиадалар һ.б. даими уздырылып тора. Еллык план нигезендә февральдә айлык үткәрелә. Аның кысаларында сугыш һәм тыл ветераннары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашулар оештырыла, Әфганчылар көне билгеләп үтелә, класс сәгатьләре, батырлык дәресләре уза, стена газеталары чыгарыла, тематик фильмнар күрсәтелә, "Ягез әле, егетләр" бәйгесе, спорт ярышлары, "Аҗаган" уены һ.б. үткәрелә. Җәлил бистәсендә ел саен "Стройга басарга әзер" бәйгесе оештырыла. 10 нчы сыйныф укучылары белән биш көнлек хәрби җыеннар уздырыла, хәрби хезмәткә хәзерлек - төрле алымнар, саклану чаралары күрелә. Район күләмендә уздырылучы Спартакиада уеннарының да максаты - шул юнәлештә.

Ирек Билалов, үзәк хастаханә баш табибы:

- Хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында медицина күзәтүе уздыру Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР хәрби комиссариатының берләштерелгән боерыкларына нигезләнгән. Комиссия эшендә катнашасы табиблар Әлмәт шәһәрендә махсус инструкторлык-методик шөгыльләр үтәләр. Медкомиссия үтәр өчен мөмкинлекләр тудырылган. Дәвалау-профилактика учреждениесендәге барлык төр приборлар, аппаратура шул максатларда хезмәт итә. Белгеч-табиблар белән тәэмин ителеш тә - канәгатьләнерлек.

Утырыш ахырында Нәфис Касыймович йомгаклау сүзен әйтте, үзенең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. "Хәрби хезмәткә хәзерләү - бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сәламәт буын тәрбияләү - безнең изге бурыч. Мәктәпләрдә эшне җанландырырга, алдынгы тәҗрибә, алымнар кулланырга кирәк, яшьләр көчле булып үсәргә тиеш", - диде ул. Киңәшмәдә шулай ук узган эш атнасы анализланды, киләсе атнага планнар барланды, конкрет бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев