САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгер

Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Пенсия фонды хәбәр итүенчә, социаль хезмәт алырга хокукы булган федераль ташламаны акчалата  алучылар 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, соцпакетны кире кайтара алалар.  Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелә башлый. Моның өчен тиешле гаризаны алдан язылу буенча  Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинет, күпфункцияле үзәкләр аша бирергә кирәк. Социаль хезмәтләр җыелмасына  нинди хезмәтләр кертелә соң? Бу иң беренче чиратта рецепт буенча дару препаратлары, рецепт буенча медицина әйберләре, инвалид балаларга махсус продуктлар. Шулай ук бу җыелмага төп авыруларны дәвалау өчен санатор-курорт юлламалары да кертелә. Шәһәр чите тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару-кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү каралган.  «Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элекке тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстанда дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип ассызыклый республикасы Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.


ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев