САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөмбелә апа гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Зәйнетдинова Сөмбелә Талип кызының 90 яшьлек юбилее.

Бүген, 8 август көнне, Сарманда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Зәйнетдинова Сөмбелә Талип кызының – 90 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды, иң изге теләкләрен җиткерде. Сөмбелә апаны истәлекле бәйрәме белән шулай ук Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев котлады.
Балачагы һәм үсмер еллары авыр сугыш чорына һәм аннан соңгы елларга туры килгән Сөмбелә апа җиде ел сыер сауган, дүрт ел рәттән Горькийда торф чыгарган, биш ел Ташкентта тимер юлда, туган якларына кайтып, 20 ел төзелештә эшләгән. Тормыш иптәше Әсхәт абый белән бер ул, бер кыз үстергән. Аның хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Реклама


Зөлфия Шәрипова язмасы, видеосы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X