САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөлекнең батыр улын хөрмәт белән искә алдылар

Сөлек авылында узган Бөек Җиңү бәйрәме дә авылдашлары өчен сугыш ветераны Сәмигулла абый Мөхәммәтдинов яшәгән йортка мемориаль такта элү белән истәлекле булды.

Ленинград, Беларус фронтларында сугышкан, ярты Европаны гизеп кайткан, тыныч тормышта колхозны җитәкләгән, тәрбияле балалар үстергән ветеран бу хөрмәткә бик лаек, диделәр алар. Мемориаль тактаны авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина һәм Сәмигулла абыйның улы Вәдим ачтылар. Ветеранны, сугыш утын кичкән авылдашларын, тыл ветераннарын зур хөрмәт белән искә алдылар, батырлар хөрмәтенә салынган обелискка тәкыялар, чәчәкләр куйдылар. Тантанада муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Бәйрәмне Сөлек мәдәният йорты каршында Ландыш Хуҗина җитәкчелегендә эшләүче “”Чулпан” бию төркеме, җыр осталарының чыгышлары бизәде.

Реклама

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X