САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлек сагында – 90 ел

Быелгы ел Россия Федерациясе дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте өчен аеруча истәлекле. Моннан нәкъ 90 ел элек «Республиканың санитар органнары турында» РСФСР Халык комиссарлары Советы декреты кабул ителгән иде. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг шушы мәсьәләгә багышланды. Ул чордан бирле санитария-эпидемиология хезмәте зур үзгәрешләр кичерде. Татарстан Республикасында бу хезмәт үз эченә...

Быелгы ел Россия Федерациясе дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте өчен аеруча истәлекле. Моннан нәкъ 90 ел элек «Республиканың санитар органнары турында» РСФСР Халык комиссарлары Советы декреты кабул ителгән иде. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән чираттагы брифинг шушы мәсьәләгә багышланды.
Ул чордан бирле санитария-эпидемиология хезмәте зур үзгәрешләр кичерде. Татарстан Республикасында бу хезмәт үз эченә 5 учреждениене ала, һәм аларда 2,5 мең кеше хезмәт куя. Шәһәр һәм районнарда аларның территориаль бүлекләре һәм филиаллары эшли. Бүгенге көндә «Роспотребнадзор»ның төп игътибары республикада санитар-эпидемиологик хәлне тотрыклы тотуга юнәлдерелгән. Соңгы елларда иммунизация нәтиҗәсендә В гепатиты, кызамык, кызылча кебек авырулар нык кимеде, туляремия, полиомиелит, себер язвасы, тиф, дифтерия, столбняк кебек авырулар исә бөтенләй теркәлмәде. Соңгы 20 елда республикага аеруча куркыныч инфекцияләр керү очрагы да булмады.
Республикада, Россия Федерациясендә беренчеләрдән буларак, азык продуктлары ген-инженерлык яктан модификацияләнгән микроорганизмнарның күләме һәм сыйфаты буенча тикшерелә. Халыкны йодлаштырылган тозлар белән тәэмин итү юлы белән зобка каршы киң профилактика эше алып барыла. Эчә торган суның сыйфаты контрольдә тотыла. Соңгы биш елда беренче тапкыр буларак, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренең санын кыскарту туктатылды. Кечкенә балаларны сөт продуктлары белән тәэмин итү, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балалар тукландыруын камилләштерү дәвам иттерелә. Күзәтчелек эшчәнлеге оптимальләштерелә. Санитария-эпидемиология хезмәте киләсе елда Казанда үткәреләчәк Универсиадада санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү бурычын да башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев