Сәламәтлеге чикләнгән яшьләргә югары уку йортларына керү кагыйдәләрен аңлаталар
Мәгариф

Сәламәтлеге чикләнгән яшьләргә югары уку йортларына керү кагыйдәләрен аңлаталар

Рособрнадзор инвалидлар һәм сәламәтлеге чикләнгәннәрне югары уку йортларына кабул итүгә багышланган “кайнар линия”не 1 сентябрьгә кадәр озынайтты.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте инвалидларны һәм сәламәтлеге чикләнгәннәрне югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшен 1 сентябрьгә кадәр озынайтты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Югары уку йортларына укырга керүчеләр һәм аларның әти-әниләре Рособрнадзор хезмәткәрләренә +7 (499) 455-16-80 “кайнар линия” телефонына  шалтырата ала. Алар сәламәтлеге чикләнгәннәрне югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре һәм бакалавриат, белгечлек (специалитет), магистратурага укырга керү буенча сорауларын бирә алалар. 

Фото һәм чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/09/169361/


Нет комментариев