САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәйхелмәрдән абый район хатын-кызларына шигъри сәлам җибәрә

Яңа Әхмәт авылында яшәүче Шәйхелмәрдән абый район хатын-кызларына 8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан шигъри сәламен юллый.

Яз бәйрәме көнне аларга күтәренке кәеф, иминлек, бәхет һәм һәрвакыт матур һәм сөйкемле булып калуларын тели.

* * *
Сокланам яуган карларга,
Ул бит кышның бизәге.
Кышлар хәзер – язга таба,
Күңелегез сизәме?
Тиздән сезнең матур бәйрәм:
Яз ае, сигезенче март...
Сизәм йөзегезгә карап:
Сезнең күңелегез шат.
Тәбриклим сезне, сәламлим –
Бәйрәм белән, сеңелләр!
Сезнең көләч елмаюдан
Күтәрелә күңелләр.
Ханымнарга – яз шатлыгы,
Өлкәннәргә – исәнлек.
Ир йөрәге шундый инде:
Сезгә хисләр җитәрлек.
Яз бәйрәме белән Сезне,
Чын күңелдән, яратып!
Яшисез Сез гомер буе
Безнең өчен җан атып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев