САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәйхелмәрдән абый 80 яшен тутырды

.

Югары Әхмәт авылында яшәүче Ризатдинов Шәйхелмәрдән Заман улына бүген 80 яшь тулды. Тормыш сынауларын җиңеп, авырлыкларга баш имичә, булганына шөкер итеп яши белә ул. Зур Нөркәй авылының Ворошилов районына кергән вакытлары була ул туган еллар. Әтисе сугышка киткәндә, җиде айлык сабый булып кала Шәйхелмәрдән абый. Тагын бер айдан әнисе Нурдидә апа да кан чиреннән вафат була. Абыйсы Камил, апасы Сания дә гүр иясе булалар. Үксез сабыйны ике яшькә кадәр әтисе белән бертуган Шәрәфетдин абзый һәм аның тормыш иптәше Хәмдия апа тәрбияләп үстерәләр. Аннан алты яшенә кадәр Тләнче Тамак балалар йортында яши малай. Шуннан соң Таулы Дөреш авылы кешеләре – Таип абый белән Нуриәсма апа аны уллыкка алалар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай язмышыннан бер дә ким түгел аның күргәннәре. Шулай да төшенкелеккә бирелми, начар юлга басмый, чын кешелеклелек сыйфатларын саклап, үз үрнәгендә тормыш иптәше – Югары Әхмәт авылы ветераннар советы рәисе Гөлүсә апа белән өч ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бер уллары бик иртә гүр иясе булды. Бүгенге көндә уллары, киленнәре, онык-оныкчыклары бик хөрмәт итәләр, яраталар үзләрен. 
Олуг юбилее уңаеннан да иң матур теләкләр кабул итте Шәйхелмәрдән абый. Аны район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләде. “Шәфкать” үзәге коллективы исеменнән җитәкчеләре Гөлнара Хуҗина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Айгөл Хәйруллина котладылар. Социаль хезмәткәр Гүзәл Шакировага рәхмәтле ветераннар. Күршеләре Мәүлия апа һәрвакыт хәлләрен белешеп, ярдәм итеп тора. 
Бик моңайган вакытларында кулына гармунын ала Шәйхелмәрдән абый, аңа кушылып, Гөлүсә апа җыр суза. Илһамланган минутларда күңеленә шигъри юллар да килә аның һәм аларны ак кәгазьгә салып бара ул. Киләчәктә дә тигез тормыш, күңел көрлеге, рух ныклыгы насыйп булсын үзләренә.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев