САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмәдә ветеран яшәгән йортка мемориаль такта эленде

Шәрләрәмә авылында гомер иткән сугыш ветераны Гайнетдинов Мөхәммәт абыйның йорты диварына бүген тантаналы төстә мемориаль такта эленде.

Бу олы чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дашгын Гасанов, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Ветеранны хөрмәтләп, авылдашлары килгәнннәр, ул-кызлары, оныклары җыелганнар иде. Тантанада ветеран турында истәлекләр барланды, Берлинга кадәр барып җиткән солдатның батырлыклары турында сөйләнде. Батыр авылдашлары истәлегенә салынган обелискка тәкыялар, чәчәкләр куелды. Укучылар бу көнне “Үлемсез полк” акциясенә дә чыктылар.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев