САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шәрләрәмәдә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Шәрләрәмә авыл җирлегендә бүген универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Агрокөч" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин, ТР "Баш инвестиция төзелеше идарәсе" Дәүләт казна учреждениесенең көньяк-көнчыгыш территориаль бүлеге җитәкчесе Дамир Насыйбуллин, "Таткоммунжилсервис" берләшмәсе генераль директоры Илшат Нуриәхмәтов һәм...

Шәрләрәмә авыл җирлегендә бүген универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Агрокөч" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин, ТР "Баш инвестиция төзелеше идарәсе" Дәүләт казна учреждениесенең көньяк-көнчыгыш территориаль бүлеге җитәкчесе Дамир Насыйбуллин, "Таткоммунжилсервис" берләшмәсе генераль директоры Илшат Нуриәхмәтов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнаштылар.

- Дәүләт программалары сезнең районда да уңышлы тормышка ашырылалар. Районнарда төзелгән һәр объект өчен мин ихластан сөенәм. Бүген ачылганы да сезгә уңышлы хезмәт итсен. Сәламәт яшәгез, - диде Марат Готович, шәрләрәмәлеләрнең сөенече белән уртаклашып, һәм авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗинага спорт инвентарьләре алыр өчен 50 меңлек сертификат тапшырды, мәйданчыкка керү юлын асфальтлауны үз өстемә алам, дип тә өстәде.

Тантанада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм мәйданчыкны сафка бастыруга зур өлеш керткәннәргә Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Уеннарга старт бирелеп, Марат Әхмәтов беренче булып сеткага туп атканнан соң, район Советы, Башкарма комитеты һәм Сарман аграр көллияте хатын-кызлары командалары арасында волейбол ярышлары башланды.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев