САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмәдә Мөҗәһирә апага 90 яшь тулды

Бүген, 14 ноябрь көнне, Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Җәләлетдинова Мөҗәһирә Динмөхәммәт кызына 90 яшь тулды. Аны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миннеголов, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар Советы рәисе Роза Шәйгарданова һәм Мөҗәһирә апаның туганнары, якыннары килде. Алар ветеранга...

Бүген, 14 ноябрь көнне, Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Җәләлетдинова Мөҗәһирә Динмөхәммәт кызына 90 яшь тулды. Аны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миннеголов, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар Советы рәисе Роза Шәйгарданова һәм Мөҗәһирә апаның туганнары, якыннары килде. Алар ветеранга иң изге теләкләрен ирештерделәр. Фәндәс Әнәсович Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район хакимияте башлыгының истәлек бүләген тапшырды. Мөҗәһирә апа үзен зурлап килгәннәрнең һәркайсына, ил, район башлыкларына эчкерсез рәхмәтен белдерде, ил-көнгә иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев