САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шәһри Казан" газетасы утыз еллык юбилеен бәйрәм итә

Басманың баш мөхәррире Радик Сабиров әйтүенчә, укучы хәзер газетада матурлык эзли.

Утыз ел элек, 1990 елның 17 августында, "Шәһри Казан" газетасының беренче сигнал саны бастырыла. Аның хәзерге баш мөхәррире Радик Сабиров «Татар-информ» агентлыгына укучының басмадан нәрсә көткәнен сөйләде.


Агентлык әңгәмәдәше әйтүенчә, газета аудиториясе анда матурлык эзли.

 

«Интернетта иң популяр темалар — шоу-бизнес һәм фаҗигаләр, ә газетада укучы ул темаларны күрергә теләми. Элек безнең газетада криминал рубрикасы булган. Без бер колонка итеп кенә ул рубриканы кайтарып карадык, тик укучы кабул итмәде. Шунда ук кире элемтә килде», — дип сөйләде баш мөхәррир.

Радик Сабиров тамашачыларның файдалы киңәш, сорау- җавап һәм дин рубрикаларын яратып укуларын  искәртте.

“Халыкны укудан мәхрүм итмәскә кирәк, чөнки халык укый башлады. Ул пандемия вакытында бик сизелде.
Авыр булыр дип борчылган идек, ләкин укучыларда, киресенчә, ихтыяҗ туды", - дип ассызыклады Сабиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев