САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Шәфкать” үзәгендә игелек бәйрәме үтте 

.

“Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында “Шәфкать”тә чаралар күп оештырыла. Шуларның берсе бүген узды. “Игелек йөрәкләрне җылыта” исемле бәйрәм кичәсенә көндезге бүлеккә йөри торган физик мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм үзәкнең “Гаилә һәм балалар” бүлеге карамагындагы инвалид балалар чакырулы иде. Аларны үзәк директоры Гөлнара Хуҗина сәламләде. Кунаклар төрле уеннарда катнаштылар, чыршыга эләргә уенчык ясау буенча мастер-класс үттеләр, җырладылар-биеделәр. Аннан актлар залында, поп-корн белән сыйлана-сыйлана, мультфильм карадылар. Соңыннан бәйрәм кунакларын тәмле ризыклы табынга дәштеләр.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары. һәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев