"Шәфкать" тә ял итүчеләр үзәктә тавыш бирделәр
Җәмгыять

"Шәфкать" тә ял итүчеләр үзәктә тавыш бирделәр

.

Район үзәгендә урнашкан "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бүгенге көндә Яр Чаллы, Түбән Кама , Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Казан шәһәрләреннән, Тукай, Минзәлә районнарыннан да килгән 28 өлкән кеше ял итә. Алар, яшәү урыннарыннан гариза алып килеп, бүген сайлауларда Сарманда катнаштылар. 

- Иң өлкән ял итүчебез - Казаннан 87 яшьлек Гафият Гыйматдинов. Үзенә һич тә ул яшьне биреп булмый әле. Барыбызга да күтәренке рух, яхшы кәеф бүләк итте, - диде 2529 санлы Сарман сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлнара Хуҗина.

Альбина Сабирова язмасы 

 

#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума


Нет комментариев