САРМАН
  • Рус Тат
  • Шахмат буенча Россия Чемпионатында Сарман районы командасы 3 урында

    10 октябрь көнне Самара шәһәрендә авыл мәктәпләрендә укучы балалар арасында шахмат буенча Россия Чемпионаты булып узды.

    Чемпионатта район данын яклап, икенче номерлы Җәлил мәктәбеннән 4 укучы, ә Җәлил гимназиясеннән бер укучы катнашты. Үз категорияләрендә Әмир Филатов– беренче, Илона Литфуллина икенче урынны яуладылар. Сарман районы бу Чемпионатта 3 нче урынга лаек булды.

    Геннадий Зыков фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: