САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарымсакны язга кадәр саклау өчен дүрт киңәш

Сарымсакны кояшта киптереп алсаң, ул черемичә сакланыр.

Өйдә сарымсакны дөрес итеп сакласаң, ул язга кадәр яхшы торырга мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Сарымсакны үреп, бәйләмнәр ясарга була. Коры сарымсакның артык яфракларын алып атыгыз. Шпагат җебе алыгыз да, аны сабакларына кушып үреп куегыз. 15-17 данә сарымсактан «толым» ясап, өстеннән элмәк ясагыз һәм уңайлы урынга элегез. 

Сарымсакны стерильләштерелгән банкаларга тутырып та саклап була. Яхшылап киптереп, чистартып, банкаларга салыгыз. Өстенә бераз тоз сибеп җибәрегез һәм каплагыз.

Тукыма капчыкларга салып та саклап була. Өйдә дымлылык түбән булса, сарымсак өстенә суган кабыгы тутырыгыз. Капчыкка тутырганчы, сарымсакны тозлы суда чайкап, яхшылап киптереп алсагыз да була. Болай эшләү аны корткычлардан саклый.

Сарымсакта кара черек яки яшел күгәрек барлыкка килмәсен өчен, кителгән, киселгәннәрен сакларга куймагыз. Черемәсен өчен, аны кояшта тотып алырга була. Болай иткәндә сарымсакта иммунитет барлыкка килә, диелә бу хәбәрдә.

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев