САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның үзара салым акчаларын нинди максатларга тотачаклар

Сарман авыл җирлегендә үзарасалым (самообложение) җыю 2 ел дәвамында башкарылды. Аның унай яклары инде күз алдында: ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары, зиратлар төзекләндерелә, юллар салына, урам утлары сузыла. Быел да 19 ноябрь көнне референдум үткәреләчәк. Референдум, нәкъ башка сайлаулардагы кебек, сайлау участокларында утәчәк. Референдумда 18 яше тулган һәр кеше катнашырга...

Сарман авыл җирлегендә үзарасалым (самообложение) җыю 2 ел дәвамында башкарылды. Аның унай яклары инде күз алдында: ял итү урыннары, балалар мәйданчыклары, зиратлар төзекләндерелә, юллар салына, урам утлары сузыла.

Быел да 19 ноябрь көнне референдум үткәреләчәк. Референдум, нәкъ башка сайлаулардагы кебек, сайлау участокларында утәчәк. Референдумда 18 яше тулган һәр кеше катнашырга хокуклы.

Референдумга килгән һәр кешегә түбәндәгеләр өчен тавыш бирергә туры киләчәк:

Халыктан җыелган (һәм 4 мәртәбә бюджет хисабына арткан) узарасалым акчасы тотылачак:

- зиратларны төзекләндерү, ритуаль хезмәтләр башкару өчен;

- күңел ачу , чаралары уздыру (сабантуй, җиңү бәйрәме, өлкәннәр, инвалидлар көне) өчен;

- авыл җирлеген төзекләндерү (яшелләндерү, коеларны торгызу, балалар мәйданчыклары төзү, ял итү урыннары булдыру һәм башкалар)

- пожар, юл йорү куркынычсызлыгы өчен.

Узара салымнын куләме елга бер тапкыр 350 сум итеп билгеләнә. Узарасалым түләүдән азат ителәләр: 1-2 группа инвалидлар, олы яшьтәге кешеләр, армия сафларында хезмәт итүчеләр, уку йортларында көндезге бүлектә (очная форма) белем алучылар, 1 елдан артык әлеге җирлектә эшләмәүчеләр, социаль яктан авыр хәлдәге семья членнары.

Халыктан җыелган һәр 350 сумга - бюджеттан 1400 сум өстәмә акча бүлеп биреләчәк, һәм 4 мәртәбә арткан сумма шушы җирлек өчен генә тотылачак. Үзара салымны авыл җирлегенә кулдан китереп туләргә дә була, банк аша счетка кертергә дә мөмкин. Җыелган акчалар авыл җирлеге счетында саклана, акча референдумда тавыш бирелгән эшләрне башкару өчен генә (целевой) тотылачак. Җыелган һәм смета нигезендә тотылган акчалар буенча вакытында отчет ясалып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев