САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманның "Ялкын" картинг-клубы командасы Башкортостаннан өченче урын белән кайтты

10 майда Башкортостан Республикасының Туймазы шәһәрендә Туймазы муниципаль районының Администрация башлыгы Кубогына картинг буенча ачык турнир үткәрелде. Ярышлар Октябрь мәйданында өч карт классында узды: "Кадет" (8-14 яшь, 60 кубик сантиметрлы двигатель), "Национальный юниор" (13-16 яшь, 125 кубик сантиметрлы двигатель), "Национальный" (16 яшьтән өлкәнрәк, 125 кубик сантиметрлы двигатель). Сарман районы картингчылары...

10 майда Башкортостан Республикасының Туймазы шәһәрендә Туймазы муниципаль районының Администрация башлыгы Кубогына картинг буенча ачык турнир үткәрелде. Ярышлар Октябрь мәйданында өч карт классында узды: "Кадет" (8-14 яшь, 60 кубик сантиметрлы двигатель), "Национальный юниор" (13-16 яшь, 125 кубик сантиметрлы двигатель), "Национальный" (16 яшьтән өлкәнрәк, 125 кубик сантиметрлы двигатель).

Сарман районы картингчылары бу турнирда лаеклы чыгыш ясадылар, өч кеше составында "Ялкын" командасы өченче урынны алды.

"Кадет" классында Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов икенче булды, "Национальный юниор" классында шул ук мәктәп укучысы Илһам Шакиров шулай ук икенче килде, "Национальный" классында Сарман аграр көллияте студенты Рәмис Хәбибуллин бишенче урынны алды.

Призлы урыннарны алган спортчыларны медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр, командалар - дипломнар һәм истәлекле кубоклар белән.

Аида Габдрахманова, "Ялкын" картинг-клубы педагогы.

Шулай ук укыгыз:

Сарман картингчылары Байлар Сабасында уңышлы гына чыгыш ясадылар

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев