САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә "Та­тарс­тан­ның чаң­гы юл­ла­ры-2016" Бө­тен­рос­сия чаң­гы ярыш­ла­ры узды

Бүген Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә "Татарстанның чаңгы юллары-2016" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте. Быелгы ярышларда таяну-хәрәкәт аппаратында үзгәрешләр булган кешеләр дә катнаштылар. Аннары өлкәннәр "Өченче яшь" номинациясендә ярыштылар, җитәкчеләр арасында VIP-узыш булды, яшь буенча төркемнәргә бүленгән ярышчылар узыштылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау кәгазьләре, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда иң өлкән һәм...

Бүген Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә "Татарстанның чаңгы юллары-2016" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте. Быелгы ярышларда таяну-хәрәкәт аппаратында үзгәрешләр булган кешеләр дә катнаштылар. Аннары өлкәннәр "Өченче яшь" номинациясендә ярыштылар, җитәкчеләр арасында VIP-узыш булды, яшь буенча төркемнәргә бүленгән ярышчылар узыштылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау кәгазьләре, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда иң өлкән һәм иң кече спортчыларны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан бүләкләнделәр. Партиянең Әлмәт беренчел бүлекчәсе иң күп кешеле команда куйган өчен шулай ук бүләкләргә ия булды. Спортчылар ярышканда матур көйләр яңгырады, шәхси эшмәкәр Нуруллин буфет оештырды.

Чаңгы ярышы турында тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.

Сүз уңаеннан

Ярышларда бер эт тә катнашырга теләгән иде, тик кызганычка каршы, аның категориясендә башка катнашучылар булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев