САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның “Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә Әниләр бәйрәме булып үтте

Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якын, ин, кадерле, газиз кешеләр. Үзләре турында онытып,"Балам!"- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз 6 март көнне Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Әниләр бәйрәме булып...

Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якын, ин, кадерле, газиз кешеләр. Үзләре турында онытып,"Балам!"- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз

6 март көнне Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Әниләр бәйрәме булып үтте. Бәйрәмдә балаларның әниләренә багышланган матур җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре килгән әниләребезнең күнелләрен күтәрде. Әниләр үзләре дә сәләтләрен күрсәттеләр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар уз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә бүләк иттеләр. Әниләргә дә бәйрәм бик охшады.

Уртанчылар төркеме тәрбиячеләре: Гайсина В.А., Миннуллина Р.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев