САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әтиләренә бүләкләр әзерләделәр

Гел кояш балкысын күкләрдә, Чыкмасын кап-кара болытлар. Тынычта яшәсен җир-ана, Елмаеп уянсын балалар. Тормышыбызда иң кыйммәт нәрсә - тынычлык. Гаиләне, йортны, туган җирне, илне саклау һәрвакыт ирләрнең беренче бурычы булып тора, шуңа да бу бәйрәмнең тарихы бай һәм дан-шөһрәтле. Безнең Ватаныбызга күп тапкыр авыр сынаулар, кан-койгыч сугышлар аша узарга туры...

Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен җир-ана,

Елмаеп уянсын балалар.

Тормышыбызда иң кыйммәт нәрсә - тынычлык. Гаиләне, йортны, туган җирне, илне саклау һәрвакыт ирләрнең беренче бурычы булып тора, шуңа да бу бәйрәмнең тарихы бай һәм дан-шөһрәтле. Безнең Ватаныбызга күп тапкыр авыр сынаулар, кан-койгыч сугышлар аша узарга туры килде, әмма кем дә аны тезләндерә алмады, дошманга каршы һәрчак туган иле, туган җире өчен гомерен дә кызганмаган батырлар торды.

Бу бәйрәм әле гаилә бәйрәме дә булып тора. Гаилә һәм бала - Ватанның бер өлеше. Һәр әти - үзенең кечкенә Ватанның сакчысы. Һәм без, икенче кечкенә ясле төркеме балалары белән әтиләргә кечкенә генә бүләк әзерләдек. Балалар Илебезнең хөрмәткә лаеклы сакчылары булып үсәрләр дип ышанып калабыз.

Лилия Хәбибуллина һәм Регина Шәйморатова, Сарман "Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенә ясле төркеме тәрбиячеләре.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X