САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында "Сөмбелә" бәйрәме үтте

Район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме балалары белән"Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Бу көнне балаларның кәефе аеруча күтәренке булды. Бәйрәмгә ямь өстәп, Көз кызы - Сөмбелә килеп кергәч, балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте. Балалар Сөмбеләгә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм җырладылар, табышмакларга дөрес итеп җавап бирделәр, ул алып...

Район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме балалары белән"Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Бу көнне балаларның кәефе аеруча күтәренке булды. Бәйрәмгә ямь өстәп, Көз кызы - Сөмбелә килеп кергәч, балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте. Балалар Сөмбеләгә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм җырладылар, табышмакларга дөрес итеп җавап бирделәр, ул алып килгән уеннарны да бик теләп уйнадылар. Бәйрәм ахырында Сөмбелә балаларга күчтәнәч өләште. Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.

Венера Гайсина, "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев