САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында Җиңү бәйрәме булды

Бүген безнең Сарман "Ләйсән" балалар бакчасында Җиңү бәйрәме булды. Балалар бик күп шигырьләр, җырлар башкардылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Хан бабайның сугыш хәтирәләрен кызыксынып тыңладылар. Без - хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм булды һәм киләчәктә дә...

Бүген безнең Сарман "Ләйсән" балалар бакчасында Җиңү бәйрәме булды. Балалар бик күп шигырьләр, җырлар башкардылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Хан бабайның сугыш хәтирәләрен кызыксынып тыңладылар. Без - хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр. Бәйрәмебезнең икенче өлешендә районыбызның батыр уллары истәлегенә куелган һәйкәл янында алар хөрмәтенә чәчәкләр куйдык, якты истәлекләренә баш иеп, бер минут тынлык булды.

Илгизә Зиатдинова һәм Гөлнира Федорова, мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев