САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Дулкын" бассейнында йөзәргә өйрәтәләр

Ра­йон­да хә­зер яше дә, кар­ты да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­рыр­га ты­ры­ша. Бер иш­лә­ре кич­лә­рен парк­лар­да йөр­сә, икен­че бер­лә­ре чаң­гы­да, тә­гәр­мәч­ле ти­ме­ра­як­лар­да җил­де­рә, өчен­че­лә­ре исә тре­на­жер за­лын­да, бас­сейн­да мәш ки­лә. Без­дә исә бо­лар өчен мөм­кин­лек­ләр җи­тәр­лек. "Дул­кын" спорт-сә­ла­мәт­лән­де­рү комп­лек­сы үзе ге­нә дә ни то­ра. Бер кер­сәң, гел чы­га­сы кил­ми икән...

Ра­йон­да хә­зер яше дә, кар­ты да сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­рыр­га ты­ры­ша. Бер иш­лә­ре кич­лә­рен парк­лар­да йөр­сә, икен­че бер­лә­ре чаң­гы­да, тә­гәр­мәч­ле ти­ме­ра­як­лар­да җил­де­рә, өчен­че­лә­ре исә тре­на­жер за­лын­да, бас­сейн­да мәш ки­лә. Без­дә исә бо­лар өчен мөм­кин­лек­ләр җи­тәр­лек. "Дул­кын" спорт-сә­ла­мәт­лән­де­рү комп­лек­сы үзе ге­нә дә ни то­ра. Бер кер­сәң, гел чы­га­сы кил­ми икән ан­нан. "Дул­кын"­га йө­рү­че­ләр дә шу­лай ди. "Чал­лы­дан ат­на са­ен кай­та­быз. Ка­ни­кул чор­ла­рын­да без гел мон­да. Бү­ген ме­нә 9 яшь­лек улы­быз Да­нил, әби­е­без Гөл­фия бе­лән яшь тә си­гез ай­лык Ка­мил­не дә алып кил­дек. Мак­са­ты­быз - Ка­мил­не дә су­га ия­лән­де­рү, йө­зәр­гә өй­рә­тү. Кай­ва­кыт­та Чал­лы­дан без­гә ия­реп ку­нак­ка кайт­кан дус­ла­ры­быз­ны да шу­шы бас­сейн­га алып ки­лә­без. Алар­га да ошый. Без­не кай­чан Сар­ман­га алып кай­та­сыз, бас­сейн­га ба­рыр идек, дип ке­нә то­ра­лар", - дип сөй­ләп ал­ды су­да йөз­гән ба­ла­ла­рын кү­зә­теп тор­ган Алия Рә­кый­по­ва.

Вә­си­мә апа Яку­по­ва да бас­сейн­га ачыл­ган кө­нен­нән йө­ри икән. "Кил­гә­не­мә бик сө­е­нәм. Йө­зү бе­лән шө­гыль­лә­нә баш­ла­ган­нан бир­ле аяк­ла­рым­ның сыз­ла­вы, авыр­туы ки­ме­де, кан ба­сы­мым нор­маль­ләш­те, ши­кәр кү­лә­ме ки­ме­де", -ди. Лю­ция апа Ну­рет­ди­но­ва да бас­сейн­га онык­ла­ры Әмир­хан бе­лән Вил­дан­ны алып кил­гән. Алар да Чал­лы­дан кайт­кан. Мон­да бик рә­хәт, ди­ләр. Лю­ция апа үзе дә бик ос­та йө­зә. Кай­чан­дыр му­ен, җил­кә ос­те­о­хонд­роз­ла­ры, арт­рит, арт­роз җә­фа­ла­са, су­ның фай­да­сын күр­гән - хә­зер, үзе әйт­меш­ли, "йө­ге­реп ке­нә йө­ри". "Шу­ңа би­ре­гә көн ара­лаш йө­рер­гә ты­ры­шам. Мон­да чис­та, җы­лы, тре­нер­лар да әй­бәт", - ди. Ра­зыя апа Мо­ра­то­ва да бас­сейн­га мөм­кин­лек чык­кан са­ен ки­леп, яр­ты­шар сә­гать йө­зәр­гә ты­ры­ша икән.

Шу­ны да әй­теп үтик, бас­сейн як­шәм­бе­дән ка­ла һәр­көн­не эш­ли. Кил­гән­дә, үзең бе­лән ко­е­ну кос­тю­мы, слан­цы­лар, са­бын бе­лән мун­ча­ла, сөл­гең бу­лу та­ләп ите­лә. Мун­ча­ла бе­лән са­бын бас­сейн­нан чык­кач кы­на тү­гел, ә кер­гән­че үк душ­та юы­нып алу өчен ки­рәк.

Зур­лар бас­сей­ны­ның ти­рән­ле­ге - 1,97, озын­лы­гы 25 метр. Су һәм би­на­да­гы тем­пе­ра­ту­ра конт­роль­дә то­ты­ла. Без кил­гән көн­не бас­сейн­да­гы су­ның җы­лылы­гы 28,6 гра­дус бул­са, би­на­ны­кы 27,3 иде. Ба­ла­лар ягын­да исә тем­пе­ра­ту­ра бе­раз юга­ры. Су­ның җы­лылы­гы - 29,6, би­на­ны­кы 28,6 гра­дус. "Ул -нор­ма",- ди инст­рук­тор Ли­лия Ха­фи­зо­ва. Ба­ла­лар өчен мах­сус кү­не­гү­ләр дә үт­кә­ре­лә. Алар­ны тре­нер­лар Аль­би­на Ха­ри­со­ва бе­лән Ил­дар Мөх­ли­сул­л­ин алып ба­ра. Инст­рук­тор­лар Ди­нар Габ­дул­лин, Ай­рат Ну­рет­ди­нов, Ли­лия Ха­фи­зо­ва да бас­сейн­га ки­лү­че­ләр­гә кү­нек­мә­ләр би­рә - бе­рен­че мәр­тә­бә кил­гән­нәр­не су­да то­рыр­га, йө­зү тех­ни­ка­сы­на өй­рә­тә­ләр.

Рә­сем­дә­ге ке­бек зәп-зәң­гәр су­лы бас­сейн­да рә­хәт­лә­неп, ко­лач­лап йө­зү­че­ләр­не күр­гәч, ми­нем дә йө­зә­сем ки­леп кит­те, их­лас кы­зы­гу бе­лән кы­зык­тым. Тик йө­зә бел­мә­вем ге­нә итәк-ча­бу­дан тарт­ты. "Ми­нем ке­бек бө­тен­ләй йө­зә бел­мә­гән олы ке­ше­ләр­не дә өй­рә­тә ала­сыз­мы?" - дим. "Ә­йе, ан­дый­лар­ны баш­та су­га ия­лән­де­рә­без, ан­нан соң гы­на йө­зү тех­ни­ка­сы­на өй­рә­тә­без", - ди Ли­лия. Мо­ның өчен нудлс - элас­тик ак­ва та­як, йө­зү так­та­ла­ры бар. Әле мин кил­гән көн­не дә ике ма­лай нудлс бе­лән йө­зә иде­ләр. Бер­ни­чә ми­нут үтү­гә, ка­ра­сам, ин­де үз­гә - мөс­тә­кыйль йө­зә дә баш­ла­ган­нар. Иң мө­һи­ме - өй­рә­теп, өй­рә­теп тә, йө­зә бел­ми, кул сел­тәп ки­тү­че­ләр юк икән. Бо­лай бул­гач, әл­бәт­тә, йөр­ми бул­мас.

Бас­сейн бе­лән та­ны­шып йөр­гән ара­да җи­де яшь­лек Әми­нә Ла­тый­по­ва ки­леп, без­не өс­ке кат­ка -т­ре­на­жер за­лы­на алып ме­неп кит­те. Әми­нә би­ре­дә йө­зү, гим­нас­ти­ка бе­лән шө­гыль­лә­нә. Без­гә дә шпа­гат­ка тө­шеп күр­сәт­те. Тре­на­жер за­лы ир­кен. Ан­да нин­ди ге­нә спорт җи­һаз­ла­ры юк. Яшь­ләр бе­лән бер­гә, өл­кән­нәр дә те­ләп шө­гыль­лә­нә: кем - йө­ге­рү по­ло­са­сын­да, кем - ве­лот­ре­на­жер­да, кем - авыр­лык кү­тә­рү ста­но­гын­да. Швед стен­ка­сы да бар. Шу­шы көн­нәр­дә ге­нә як­та­шы­быз, Та­тарс­тан суд де­пар­та­мен­ты ида­рә­се җи­тәк­че­се Җәү­дәт Са­ли­хов яр­дә­ме бе­лән пауэр­лиф­тинг өчен яңа ста­нок та кайт­кан.

Да­имә апа Вә­ли­е­ва, Әз­һә­рия апа Ис­ла­мо­ва, Ну­рия апа Вә­лиул­ли­на, Фле­ра апа Ан­ти­по­ва, Фә­ния апа Ка­ю­мо­ва, Ро­за апа Сат­та­ро­ва - тре­на­жер за­лы­ның иң ак­тив өл­кән­нә­ре. Хә­рә­кәт­тә - бә­рә­кәт, ди алар. Өй­дә­ге та­вык та чүп­ләп бе­тер­мәс­лек эш­лә­рен бер як­ка ку­еп, мон­да ки­лә ал­ган, үз сә­ла­мәт­лек­лә­рен кай­гыр­та бе­лгән бу мөх­тә­рәм зат­лар­га "а­фә­рин" ди­ми, ни ди­сең. Алар мон­да гим­нас­тик кү­не­гү­ләр дә ясый­лар. Спорт бу­ен­ча инст­рук­тор Эль­ми­ра Вә­лиул­ли­на кү­не­гү­ләр­не гел төр­лән­де­реп то­ра. "Мин бар ке­ше­гә дә үзе те­лә­гән спорт тө­ре бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә тәкъ­дим итәр идем, чөн­ки спорт сә­ла­мәт­лек­не ны­гы­та, кә­еф­не кү­тә­рә, ир­тә­гә­ге көн­гә ыша­ныч уя­та", - ди бе­рен­че Сар­ман ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Ләз­зәт Ху­җин.

"Дул­кын" як­шәм­бе­дән ка­ла көн са­ен сә­гать 10.00 - 20.45 кә ка­дәр эш­ли. Бас­сейн­да бә­я­ләр: көн­дез - 60, ки­чен - 100 сум. Ай­лык ли­мит­сыз або­не­мент зур­лар­га- 1200 сум. Тре­на­жер за­лы бә­я­лә­ре: зур­лар­га - 60, ба­ла­лар­га - 40 сум. Ай­лык ли­мит­сыз або­не­мент - 700 сум. Өл­кән­нәр, мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән­нәр өчен таш­ла­малар каралган. Cә­га­те 500 сум­нан сау­на да эш­ли. Бас­сейн­ны, тре­на­жер за­лын арен­да­лар­га да бу­ла. Т.: 2-41-43.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев