Сарманнан Шәймөхәммәтовлар, унбиш көн генә очрашып, өйләнешкәннәр
Сарайлы авылы кешеләренә үзләренә генә хас сөйкемлелек, шул ук вакытта тәвәккәллек, усаллык, чаялык та хас. Эшләсәләр, җир җимертеп эшлиләр, әйтсәләр – турыдан яралар, тормышның якасына ябышып яшиләр. Ә үзләренең, гадәттә, нечкә күңелле кешеләргә хас булганча, күңелләре тулы – җыр-моң. Сарман авылында яшәүче, шушы көннәрдә бергә гомер кичерүләренең 60 еллыгын – җәүһәр туйларын билгеләп үтүче Марс һәм Мәрьям Шәймөхәммәтовлар да – шундыйлардан. Тик аларның эчке дөньялары хис һәм күңел нечкәлеге белән тулы булу сәнгатькә карата мәхәббәтле булудан гына түгел, ә балачак, үсмер һәм яшьлек елларының гаҗәеп авыр сугыш һәм аннан соңгы елларга туры килүеннән дә.
Алар, үскәндә, бер-берсен күрмиләр.
– Безнең авыл бик олы бит ул. Беребез – авыл уртасында, икенчебез авылның икенче башында үскәнбез, – диләр алар.
Аннан соң, сугыштан соңгы еллар да бик авыр була, Марс абыйның урамда уйнап йөрергә дә, үсмерлек чорына җиткәч, клубларда күңел ачарга да вакыты калмый. Әтисе – Гыйльметдин Шәймөхәммәт улы сугыштан каты яраланып кайта, мантый алмыйча, вафат була. Гаиләдә дөньяга килгән сабыйларның да өчесе бакыйлыкка күчә. Исән үскән алты баланың, апаларыннан кала, бишенчесе Марс абый була. Шунлыктан аңа яшьтән үк тормыш арбасына җигелергә туры килә. Кешеләргә йон тетә, кем чакыра, шунда бара. Җиде сыйныфны бетергәч, фермага терлекче булып килә. Әтисеннән мирас булып күчкән тимер эшенә осталык алга таба да югалып калырга ирек бирми. Ул алачыкта тимерче булып эшли башлый. Егет тимер төйгән көннәрнең берсендә хуҗалыкка рәис булып Иске Минзәләбаштан Фаяз Җиһангиров дигән кеше килә.
– Сиңа, энем, укырга кирәк. Әйдә, тракторчылыкка укы әле син, – ди ул аңа.
Шулай итеп, Марс абый Чаллы шәһәренә юл ала. Ә бер елдан аны Казахстанга чирәм җирләрне үзләштерергә җибәрәләр. Караганда өлкәсенең Чита районына килеп төшә ул. Офыклардан офыкларга сузылган болыннарны эшкәртеп, икмәк игәләр.
– Саман өйләрдә тордык. Кояш чыкканнан батканга кадәр басуда була идек. Бер загонның озынлыгы – 8 километр. Бер әйләнеп килү 16 километр була инде. Икмәк шулкадәр уңа иде, – дип искә ала ул.
Әлбәттә, эш сөйгән егеткә икмәк игү кебек игелекле хезмәт, аның куанычлы нәтиҗәләрен күрү ошамый калмый. Тик язмыш гомер дәфтәренә үз юлларын яза. Егет туган якларына кайта да, Үзбәкстанда яшәүче апасының хәлен белергә китә һәм биредә юл идарәсендә эшләп тә кала. Катокта хезмәт куя, асфальт юллар сала. Ә аннан инде аны армия сафларына чакыралар. Хезмәт урынына – Ржев шәһәренә җиде тәүлек баралар. Самолетлар ремонтлый торган частька эләгә ул.
– Анда хәрби очкычларны сыныйлар, ремонтлыйлар иде. Частьта «Су-9», «Миг-17», «Миг19» самолетлары бар иде. Мине шоферлыкка укыттылар, самолетларга хезмәт күрсәттем, – дип сөйли Марс абый.

Өч ел сизелми дә үтә. Егет кабат Үзбәкстанга кайта, элекке хезмәтенә эшкә чыга. Бервакыт апасы яшәгән Багизаган шәһәренә Сарайлыдан кунакка әнисе килеп төшә. Берникадәр яшәгәч, авылына кайтасы килә башлый ананың. Марс абый да әнисен юлга ялгызын чыгарып җибәрми, эштән расчет алып, аның белән туган якларына юл тота. Бу табигатьнең яңа сулыш алган, кояш җылы нурларын сибеп, агачларның ямь-яшел сусыл яфракларга бөреләнгән, яшьҗилкенчәкнең кичке уеннарга тартылган чагы була. Мәрьямне дә беренче тапкыр шунда күрә егет. Өздереп җырлаган, клубның агач идәнендә бөтерчектәй бөтерелгән кызга шунда ук гашыйк була ул.
– Мәрьямне бик ошаттым. Ул – минем беренче мәхәббәтем дә, – ди Марс абый.
Унбиш көн генә очрашып йөриләр дә, өйләнешеп тә куялар. Никах укыталар, яшь кияүнең кечкенә генә дүрт почмаклы йортында заманына күрә күңелле генә туй мәҗлесе уздырырга да җай табалар.
Мәрьям апа да балачактан ук нужаны күп күрә.
– Без күргәнне иң хәерче кешенең эте дә күрмәгәндер. Әти сугыштан әйләнеп кайтмады. Мин аннан бер яшьтә үк калдым. Бу вакытта бала берни дә хәтерләми бит инде. Шуңа күрә әткәйне бер тапкыр да күрмәдем, дип әйтергә дә мөмкиндер. Әнкәй колхоз анасы булды. Ул эшкә киткәндә, җиде һәм дүрт яшьлек ике апам һәм мин – бер яшьлек сабый йоклап калабыз, әнкәй кайтканда, тагын йокыда булабыз. Үсә төшкәч, йорт эшләре безнең җилкәгә күчте. Көтү куабыз, бозауны бәйләп кайтабыз. Апаларым арба белән кышка утын, малларга печән ташыйлар, мин өйдәге эшләрне башкарам. Шулай итеп, өч сабый тормышны алып бардык. Бик үзәгем өзелгән вакытларда, елый-елый, җыр суза идем:
Кара тавык күкәй сала,
Ояларын туздырып.
Әт(е)кәем кайтыр әле,
Машинага утырып.
Җиделе лампа якты яна,
Эчендә мае булса.
Әт(е)кәем кайтыр әле,
Эчендә җаны булса...
9 Май – минем өчен бүгенге көндә дә әткәйне искә алу көне, ул көнне күземнән яшь китми, – дип искә ала Мәрьям апа.
Авыр чор үзенекен иткәндер инде, дүрт сыйныфтан артыгын укый да алмый ул. Унике яшьтә – 1952 елдан колхоз эшенә чыга башлый. Кукуруз басуында карга куып тора. Чөнки тишелеп чыккан берен әлеге кошлар чүпләп кенә торалар. Кояш чыкканчы барып басалар басуга. Ә әниләре, өч сменага бүленеп, тирес сугалар, балалар эшкә үзләре уянып йөгерә торган булалар. Тәпкеләүгә, бәрәңге утыртканда, күзәнәк салырга да йөри Мәрьям апа. Аннан соң, унбиш яшьләр тирәсе булгандыр, – күрше апасына ияреп, фермага төшә. Марс абыйны да беренче тапкыр шунда күрә. –
Зур кунычлы бутый кигән иде. Аягы аның эчендә болай да шуа, тегеләй дә. Алдында аты тора, бер читтә – кайнар су салынган зур мичкә. Терлекче хатын-кызлар капчыкка сарык тизәгеннән торган тиресне төяделәр дә кайнар суга салып болгаттылар. Юклык заманы бит – шуны дуңгызларга ашарга салдылар. Ә мин бутыйдан күземне алмыйм. Марс үзе – юка гына бер малай. Шул вакытта ук үзенә тартып тора торган ягымлылыгы, сөйкемле сөяге бар иде аның, – дип сөйли Мәрьям апа.
Эскертләргә калдырылган салам-печәнне җыярга йөргәнен дә бик яхшы хәтерли ул. «Ипи ашап үскән бала түгел бит. Кычыткан, атлык, кузгалак кебек үләннәр белән җан асрадык. Хәлем юк, тырманы көч-хәл белән күтәреп тартам. Дуңгыз фермасы бик искергәч, яңасын сала башладылар. Эскерт янында печән җыйганда, Фаяз абый килеп басты. Кызлар, кем яңа фермага дуңгыз карарга керә, диде. Мин, дип кычкырып җибәрдем. Әйдә, үги атаң булырмын, ни кирәк булса, шуны сорарсың, диде. Көз көне, районнан килеп, дуңгызларның учетын алдылар. Минем бер төп анага 12шәр бала чыкты. Районга алдынгылар күргәзмәсенә чакырдылар, 5 метр штапель тукыма белән бүләкләделәр. Фаяз абый бик әйбәт председатель булды. Апалар буй җиткереп чыгып киткәч, әле кияүгә чыкканчы, әнкәй белән икәү өй дә салдык. Фаяз абый бик ярдәм итте шул елларда», – ди ул.
Икенче тапкыр очрашулары Мәрьям апа әнисенең сынган бакрачын төзәттерергә алачыкка баргач була.
– Тимерче булып бик ягымлы бер малай эшли, – ди ул әнисенә һәм бакрачын төзәттереп алып та кайта.
Өйләнешкәч, Марс абый Карамалы МТСына шофер булып эшкә керә. Бик еш кына авыл кулланучылар җәмгыяте оешмадан машина да сорап тора. Марс абый шул вакытларда Минзәлә, Бөгелмә кебек шәһәрләрдән товар да ташый. Соңрак МТСны ММСка үзгәртеп коралар. Оешмага техника кайта башлый. Марс абыйны алты айга Ростов өлкәсенә экскаваторчылыкка укырга җибәрәләр. Аннан кайткач, зур дизель моторлы экскаваторга утырталар. Әлеге техника ярдәмендә сазлыкларны киптерәләр, каналлар казыйлар, сулыкларны буалар. Аннан соң экскаваторын кранга көйли Марс абый. Буаларга плитәләр җәя. Ул елларда инде оешма, ПМКга әйләнеп, Сарманга күчкән була. Аның әле каккан казыгы да булмый. Матди-техник базаны ныгытуда, йортлар салуда Марс абый да бөтен көчен биреп эшли.
– ПМК начальнигы Җабир Кадыйров бик дини, игелекле кеше иде. Экскаватор, кран кебек машиналар авыр һәм куркыныч техника бит инде алар. Без юлга чыгып киткәндә, һәрвакыт изге теләкләр теләп, дога кылып озата иде. Зур өй чаклы эре габаритлы авыр машиналарны бер объекттан икенчесенә тралл белән күчерә идек. Бервакыт, Шыгай тавыннан төшкәндә, ава яздык. Могҗиза белән генә исән калдык. Исән калуыбызны Җабирның хәер-догасы аркасында гына булды, дип уйлыйм, – дип сөйли Марс абый.
Аның тырыш хезмәте югары бәяләнә. Башта оешма гаиләгә өч бүлмәле фатир бирә, соңыннан ул үз хезмәтчәннәренә эшчеләр көче белән йортлар сала. Марс абый да гаиләсе белән иркен өйгә күчә. «Хезмәт ветераны», «Татарстанның атказанган мелиораторы» исемнәренә лаек була, исеме оешманың Мактау тактасында тора, Мактау кәгазьләре дә – үзләре әйтмешли, бер чемодан.
– Оешмага 1966 елда чыгып киткән иде, 2007 елда гына өйгә кайтты, – ди Мәрьям апа.
Аның бу сүзләрендә хаклык юк түгел. ПМКда көнне төнгә ялгап эшли торган заманнар була ул. Көнгә әллә ничә тапкыр утырып ашарлык ашын да пешереп җибәрә, кайтуына да кайнар аш әзерләп тора.
– Чөнки ирне тәрбияләмичә булмый, хезмәте авыр, катлаулы техникада эшләде, җаваплылык зур булды. Үзем дә эштә. 16 ел колхозда, аннан ПМКда эшләдем, әнкәйне карарга кирәк булгач, сакчылык хезмәтенә күчтем. Кулымда – кечкенә балалар, җилкәмдә – йорт, бакча, әле колхозның биш гектар чөгендере дә бар иде, – ди Мәрьям апа.
Әңгәмәгә кабат Марс абый кушыла.
– Хатын-кыз – тормыш тоткасы, дип, юкка әйтмәгәннәр. Өйнең җылысы – хатын-кызда. Ул елмаеп каршы алмаса, елмаеп озатып калмаса, ир-атның күңеле сүнсә, ул бер эш тә эшли алмый. Эшләү дәверендә югары уңышларга ирешүемнең сере – тормыш иптәшемнең яхшы булуында. Һәрвакыт елмаеп каршы алды, сый-хөрмәтле булды, изге теләкләр белән озатып калды, – ди ул үзе дә.
60 ел бергә тату яшәүнең, мәхәббәтне бөтен килеш саклауның серен дә шунда күрә ул. Мәрьям апаның фикере дә – аныкы белән аваздаш.
– Ирне тиешенчә тәрбияләсәң, тәмле ашлар пешереп торсаң, якты йөз белән каршы алсаң, бисмилла әйтеп озатып калсаң, тату яшисең. Татар халкы, ирне ир иткән дә – хатын, юк иткән дә – хатын, ди. Борынгыларның алтынга алмаштырмаслык сүзләре бу. Үзе дә тәртипле булды: эчмәде, тартмады, «Эһ!» тә димәде, мин бик бәхетле һәм иркә хатын булдым, – ди ул.
«Без икебез дә йөзлек белән туганбыз», – диләр Шәймөхәммәтовлар. Борынгылар әйтүенчә, йөзлек белән туган бала исән кала икән, гомерле һәм бәхетле була. Озын, мәшәкатьле булса да, йөз аклыгы булырлык лаеклы тормыш юлы үткәннәр, бүгенге көндә балалар, оныклар игелеген дә күрәләр алар. Кызы Зөһрә ханым – табибә, уллары Рөстәм төзүчеләр институтын тәмамлаган. Без Марс абый белән Мәрьям апага киләчәктә дә бәхетле, бәрәкәтле мул тормыш телибез. Бәхет сезне ахыргы көнегезгәчә озата барсын, хөрмәтле юбилярлар!

Марс һәм Мәрьям Шәймөхәммәтовларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде һәм Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.
– Бик матур бәйрәмдә булдык. Рәхәтләнеп ял иттек, концерт карадык, кешеләр белән аралаштык. Оештыручыларга зур рәхмәт! – диделәр юбилярлар үз чиратларында.
Зөлфия Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев