САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманнан Розалия Минһаҗетдинова пауэрлифтинг ярышында абсолют чемпион исеменә лаек булды

29-30 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең пауэрлифтинг буенча Ачык чемпионаты үтте. Анда район спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Динара Камалетдинова ­- 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә, ә Нәзыйф Шәйгалләмов (икесе дә - Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр) 59 килограммга кадәр категориядә өченче урыннарны алдылар. Беренче санлы...

29-30 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең пауэрлифтинг буенча Ачык чемпионаты үтте. Анда район спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Динара Камалетдинова ­- 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә, ә Нәзыйф Шәйгалләмов (икесе дә - Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр) 59 килограммга кадәр категориядә өченче урыннарны алдылар. Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Флорит Мәкъсутов ветеран спортчылар арасында 93 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясады һәм икенче урынны яулады. 84 килограммга кадәр категориядә Гөлия Мөхәммәтҗанова шулай ук икенче булды. Ветеран хатын-кызлар арасында Розалия Минһаҗетдинова (72 килограммга кадәр авырлык категориясе) абсолют чемпион исеменә лаек булды һәм Кубок белән бүләкләнде.

Район данын шулай ук Айрат Яруллин (93 килограммга кадәр авырлык категориясе) һәм Булат Әхмәдуллин (105 килограммга кадәр авырлык категориясе) якладылар. Алар икесе дә дүртенче урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев