САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманнан Илназ Сәетшин үзен белгәннән бирле баянда уйный

Исегездә булса, без "Минем яраткан музыка уен коралым" дигән фотоконкурс игълан иткән идек. Җәйге каникуллар вакытына туры килгәнгәме, безгә фотолар аз килде. Һәм, ниһаять, безнең икенче катнашучыбыз билгеле булды - Сарманнан Илназ Сәетшин. Ул үзе турында язып җибәрде. "Мин Сарман гимназиясенең җиденче сыйныфына укырга барам. Мәктәптә "4"ле, "5"ле билгеләренә укырга...

Исегездә булса, без "Минем яраткан музыка уен коралым" дигән фотоконкурс игълан иткән идек. Җәйге каникуллар вакытына туры килгәнгәме, безгә фотолар аз килде. Һәм, ниһаять, безнең икенче катнашучыбыз билгеле булды - Сарманнан Илназ Сәетшин. Ул үзе турында язып җибәрде.

"Мин Сарман гимназиясенең җиденче сыйныфына укырга барам. Мәктәптә "4"ле, "5"ле билгеләренә укырга тырышам. Үземне белгәннән бирле баянда уйнарга яратам. Шуңа күрә җиде яшемнән Сарман балалар сәнгать мәктәбенә укырга кердем. Быел баян классын тәмамладым. Иң зур шатлыгым шул булды. Музыка мәктәбен яхшы тәмамлаган өчен әти-әнием минем таләпләргә туры килә торган компьютер бүләк иттеләр".

Без, үз чиратыбызда, яңа уку елы башлану белән конкурста катнашучыларыбыз да "уянырлар" дип көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев