САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сарман»нан аерылмабыз

Ләйсән Зиннурова, Иске Кәшер мәдәният йорты директоры: - «Сарман» газетасын бер ел да, бер ай да алмый калган юк. Аны яратып укыйм, һәр язмасыннан үземә кызыклы мәгълүмат, уйланырлык фикер табам. Мин аеруча Сарманнан Люция апа Зиннурованың шигырьләрен, мәкаләләрен яратам. Аның шигырьләренә тирән мәгънә салына. Шулай ук Чураштан Вәсимә апа Хәйруллина,...

Ләйсән Зиннурова, Иске Кәшер мәдәният йорты директоры:
- «Сарман» газетасын бер ел да, бер ай да алмый калган юк. Аны яратып укыйм, һәр язмасыннан үземә кызыклы мәгълүмат, уйланырлык фикер табам. Мин аеруча Сарманнан Люция апа Зиннурованың шигырьләрен, мәкаләләрен яратам. Аның шигырьләренә тирән мәгънә салына. Шулай ук Чураштан Вәсимә апа Хәйруллина, Мортамактан Мөнирә Исмәгыйлева язмаларын, кеше язмышлары турындагы материалларны көтеп алам. Газетаның җомга санындагы кушымтасында да кызыклы күп мәгълүмат бирелә. Телевидение программасын яңача бирүләре шулай ук күңелгә хуш килде. Игъланнар да безнең өчен бик уңай: кирәкле адресларны, телефоннарны шуннан табабыз. Район газетасы белән алга таба да аерылмабыз, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев