САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар+ВИДЕО

    Кайчандыр Сарман районына кергән бу авылда легендар җырчыбыз Илһам Шакиров туган. 14 сентябрь көнне, якташыбызга багышлап, аның туган авылында зур чара үтте.

    Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты. Чара кысаларында бик күп кунаклар чакырулы иде. Алар “Илһам чишмәсе”ндә, җырчының музеенда булдылар. Бу көнне авылга Казаннан бик күп җырчылар да килде – Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль узды.
    Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
    Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: