САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр

Бүген төзүчеләр көне.Озак еллар төзелеш системасында хезмәт куйган райондашыбыз Әхнәф Гатауллинның шигырен тәкъдим итәбез.

Һөнәрләр күп җирдә. 
Бәхәсләшмим – 
Бу тормышта мөһим кайсы да. 
Тынгысызлык, сабыр-чыдамлылык 
Туплангандыр шуның кайсында? 
Төзүчедә, - дим мин һич икеләнүсез, 
Тезелеп киткән йортларымнан илһам алып. 
Борылам да карыйм, 
Кирпеч тезеп бизәкләнгән 
Ташчыларның хезмәтенә хәйран калып. 
Төзүчеләр төзи, 
Җирне йортлар бизи! 
Беләләрме төзүченең 
Һәр хезмәте авыр булып калганлыгын. 
Ташчы инде, гади ташчы, - диләр. 
Тик белмиләр шул ташчының 
Һәр кирпечкә күпме хисләр салганлыгын. 
Салкыннарда, бураннарда, 
Тундрада, Себерләрдә эшләсә дә, 
Һәр кешегә бәхет теркәп, 
Шатлык тезә барганлыгын. 
Бу һөнәр бит безгә килгән 
Бик борынгы ерак эздән, 
Җир йөзенә аяк баскан иң беренче көздән. 
Сабыйларны саклау өчен салкын җилдән, 
Җылы куыш кирәк булган төзүчедән. 
Төзүчеләр төзи торган, 
Әмма һәрчак 
Планетадан узган көчле еш давыллар, 
Сулар баскан җирне, булган сугышы... 
Һәм һәрвакыт 
Төзәтергә кирәк булган төзүченең 
Оста кулы, кайнар сулышы! 
Үзе торса торган салкын вагоннарда, 
Ә йортларның салган иркен, җылысын. 
Әйдә, дуслар, бәйрәмнәре көнне 
Без дә, кушып йөрәк җылысын, 
Бүләк итик төзүчегә 
Теләкләрнең кайнар, изге, олысын! 
Әйе, миндә дә бар горурлык хисе! 
Ул – төзүче хисе! 
Һәм мин аны рәссамнардан өстен куяр идем. 
Рәссам хисен полотнода сызса, 
Ә төзүче сыза җирнең 
Нәкъ өстендә, дияр идем. 
Шагыйрь хисен ак кәгазьгә салса, 
Төзүчене шагыйрьләрдән өстен куяр идем! 
Әхнәф Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев