САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар әҗәтләре юклыкка белешмә ала алалар

Закон нигезендә Россия Федерациясенең салым органнары салым түләүчеләргә аларның сораулары буенча салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентлар түләүләре турында белешмә бирергә бурычлылар.

Аны Россия Федерациясенең салым түләүче учетка баскан барлык органнарында да алып була. Ул 10 көн эчендә бирелергә тиеш. Әмма шуны да истә тотарга кирәк: салым түләүче берничә инспекциядә учетка баскан булса, аларның һәркайсыннан салым түләүченең әҗәте юклык турында белешмә алу өчен өстәмә вакыт кирәк була. Салым түләүче белешмәне кәгазь һәм электрон вариантта сорый ала. Соңгысы өчен электрон имзаның булуы шарт. Салым түләүчедән запрос алгач, электрон белешмә берничә сәгать эчендә формалаштырыла һәм салым түләүчегә җибәрелә, анда шулай ук салым органының электрон имзасы күрсәтелә. Белешмә алу өчен запросны “Салым түләүченең шәхси кабинеты” сервислары аша да җибәрергә мөмкин. Бу очракта салым түләүчегә шәхси кабинет аша белешмәне кәгазь вариантта каян һәм кайчан алырга мөмкин икәнлеген күрсәтеп хәбәр җибәрелә. 
Салым түләүчеләргә шуны да искәртәбез: салым органнары, салым түләүчеләргә уңайлылык тудыру максатыннан, электрон запросларны хуплыйлар. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Салым инспекциясе сайтында “Физик зат булган салым түләүченең шәхси кабинеты”, “Шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты”, “”Юридик затның шәхси кабинеты” сервислары эшли. 
Н.Гыйләҗиева, дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы киңәшчесе.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев