САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманлылар татарча диктант яздылар

Бүген районның биш белем бирү учреждениесендә - Сарман һәм Җәлил гимназияләрендә, Сарман урта, Җәлил поселогының беренче һәм икенче мәктәпләрендә сарманлылар татарча диктант яздылар.

 

Бу чара туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, аны пропагандалау максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Сарман гимназиясендә үткәрелгән акциядә 150 гә якын кеше катнашты. Акциягә беренчеләрдән булып район Башкарма комитеты җитәкчесе Альфис Мөхәммәтгәрәев, аның урынбасары Индира Сәхипова кушылдылар. Диктант язучылар арасында район оешмалары җитәкчеләре, хезмәткәрләр, ата-аналар һәм башкалар да бар иде. Диктант тексты Гаяз Исхакыйның "Көз" исемле әсәреннән алынган.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова фотолары һәм язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев