САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар СПИД турында беләме?

31 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Аны Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлеева алып барды. Муниципаль районнарның ведомствоара комиссияләре әгъзалары аны урыннарда видеорежимда күзәттеләр. Киңәшмәдә Чистай, Ютазы, Мөслим муниципаль районнары территорияләрендә ВИЧ-инфекциянең таралуына каршы үткәрелгән чаралар турында сүз барды. Әлеге юнәлештә барлык районнарда да уртак проблема күзәтелә: ВИЧ-инфекция белән авыручыларның кайбер категорияләре (исерекләр, наркоман
нар) дәваланырга теләмиләр, һәм закон буенча аларны үзләренең ризалыгыннан башка дәвалау тыела. Андый кешеләрнең инфекцияне башкаларга йоктыру куркынычы бар. Авыручылар саны буенча статистика  да  районнар өчен уртак тенденция күрсәтә. Элекке елларда ВИЧ булуы башлыча 15-30 яшьлекләр арасында ачыкланса, хәзер аны 30-50 яшьлекләр йоктыра. Элекке белән чагыштырганда, авыручы хатын-кызлар саны арта, һәм авыруның соңгы стадиядә ачыклану очраклары күбәя. Нигездә ВИЧ ияртүнең сәбәпләре булып наркомания һәм зиначылык тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кисәтә: “Әгәр кеше зина кыла башласа, Аллаһы Тәгалә аңа моңа кадәр билгеле булмаган авыруларны бирер”, - ди.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 24 меңгә якын кешегә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган, 6 мең кеше шуннан үлгән. САРМАН РАЙОНЫ БУЕНЧА СТАТИСТИКА.

Реклама

Районда ВИЧ-инфекцияле 56 кеше теркәлгән, шуларның 5 се быелгы алты ай эчендә ачыкланган, 2 кеше чит районнан күчеп килгән. Авыручыларның 57 проценты — ир-атлар, 30-50 яшьтәгеләр 76 процентны тәшкил итәләр. 14 кеше Сарман һәм авыллардан булса, 42 авыру Җәлил поселогында яши.
Инфекцияне эләктерү куркынычы янаганын белгән очракта 72 сәгать эчендә     хастаханәгә барып, профилактика чаралары үткәрелә башласа, инфекция иярмәскә дә мөмкин. Андый вакытта өч ай саен анализ тапшырып, бер ел буе табиб күзәтүе астында булу зарур. Бу чир организмда дистә елга якын яшеренеп ятарга сәләтле. Анализ тапшырмаса, кеше үзенең авыру икәнен белми яшәргә дә мөмкин.
Резидә АХУНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев