САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар өчен кичке табынга

Кичкә балык ашы әзерләргә мөмкин. Ул тиз әзерләнә һәм җиңел үзләштерелә.

Моның өчен балыкның шим, хек, судак, алабуга, чуртан кебек майлы булмаган төрләрен алу яхшы. Балыкны иң элек башыннан, койрыгыннан, йөзгечләреннән арындырырга һәм кисәкләргә турарга кирәк. Соңыннан тоз, борыч һәм тәмләткечләр яки бер лимон согы һәм 2-3 кашык үсемлек мае сибегез. Даими әйләндергәләп, 30 минут тотыгыз. 2 кишер һәм бер суганны турап, сулы табага салып, бераз пешереп алыгыз, биш бәрәңгене, чистартып, нечкә телемнәргә телегез. Һәр кисәк балык өчен фольга әзерләгез. Балыкны фольгага салыгыз һәм өстенә яшелчәләрне, тоз, борыч, 1 чәй калагы үсемлек мае сибеп һәм төреп, духовкага куегыз. Балык 35-40 минут пешә. Балыкны кайнар килеш ашарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев