САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якынлашып килүче Сабантуй сарманлыларга сөенеч алып килде

Са­бан­туй сар­ман­лы­лар­га та­гын бер сө­е­неч алып кил­де. Ра­йон үзә­ген­дә­ге без Ле­нин бак­ча­сы дип йөрт­кән Ял пар­кын­да кү­ләм­ле тө­зү, тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре тө­гәл­лән­де. Бас­кет­бол, во­лей­бол мәй­дан­чык­ла­ры кыйм­мәт­ле ясал­ма өс­лек бе­лән кап­лан­ды. "Хә­зер би­ре­дә яң­гыр­да да уй­нап бу­ла. Егы­лу да кур­кы­ныч тү­гел", - ди бе­рен­че ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Ләз­зәт Ху­җин....

Са­бан­туй сар­ман­лы­лар­га та­гын бер сө­е­неч алып кил­де. Ра­йон үзә­ген­дә­ге без Ле­нин бак­ча­сы дип йөрт­кән Ял пар­кын­да кү­ләм­ле тө­зү, тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре тө­гәл­лән­де. Бас­кет­бол, во­лей­бол мәй­дан­чык­ла­ры кыйм­мәт­ле ясал­ма өс­лек бе­лән кап­лан­ды. "Хә­зер би­ре­дә яң­гыр­да да уй­нап бу­ла. Егы­лу да кур­кы­ныч тү­гел", - ди бе­рен­че ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Ләз­зәт Ху­җин. Бу мәй­дан­чык­та бад­мин­тон уй­нар­га да мөм­кин. Янә­шә­дә­ге фут­бол мәй­дан­чы­гы­на исә ясал­ма үлән җә­ел­гән. Спорт шә­һәр­че­ге дә тө­зек­лән­де­рел­гән, яңар­тыл­ган. Яңа Ял пар­кын­да да во­лей­бол, бас­кет­бол мәй­дан­чык­ла­ры кыйм­мәт­ле өс­лек бе­лән кап­лан­ган.

Һәр ике парк­тан да ке­ше өзел­ми. "Шун­дый ма­тур­лык һәм уңай­лык­лар ту­дыр­ган өчен ра­йон ха­ки­ми­я­те­нә рәх­мәт", - ди­ләр буш ва­кыт­ла­рын би­ре­дә үт­кә­рү­че сар­ман­лы­лар.

Күп­тән тү­гел без яңа Ял пар­кы­на исем эз­ләү ту­рын­да игъ­лан ит­кән идек. Бу эш дә­вам итә. Сар­ман­лы­лар тәкъ­дим­нә­рен га­зе­та сай­тын­да кал­ды­ра яки шал­ты­ра­тып әй­тә ала­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев